Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Прокуратура хәбәр итә. Азнакайлыларга машина йөртү таныклыгын алыштырганда медицина белешмәсе кирәкми

Россия Хөкүмәтенең 2016 ел 4 февраль 65 нче карары нигезендә транспорт чаралары белән идарә итү һәм машина йөртү таныклыгына имтихан бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә. Аның буенча таныклыкны алыштырганда, медицина белешмәсе таләп ителми. Кыскача итеп әйтсәк, шәхси мәгълүматлар үзгәрсә (әйтик, кияүгә чыгып фамилия алыштырганда) , машина йөртү таныклыгын югалтканда, ул тузып...

Россия Хөкүмәтенең 2016 ел 4 февраль 65 нче карары нигезендә транспорт чаралары белән идарә итү һәм машина йөртү таныклыгына имтихан бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә. Аның буенча таныклыкны алыштырганда, медицина белешмәсе таләп ителми. Кыскача итеп әйтсәк, шәхси мәгълүматлар үзгәрсә (әйтик, кияүгә чыгып фамилия алыштырганда) , машина йөртү таныклыгын югалтканда, ул тузып беткәндә яки әлеге документка зыян килгәндә, "права"ны алмаштырган вакытта медицина белешмәсе таләп ителми. Бу кагыйдә шулай ук халыкара стандартларга туры килгән машина йөртү таныклыгын алганда да гамәлдә кала. Машина йөртүченең сәламәтлегендә транспорт белән идарә итүне тыйган үзгәрешләр булганда, "права" ны алыштырганда бу кагыйдәләр сакланмый. Әлеге карар закон көченә керде.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай прокуратурасы хәбәр итә. Азнакайлыларга машина йөртү таныклыгын алыштырганда медицина белешм...