«Ел укытучысы – 2016» Азнакайдан дүрт педагог та финалга чыкты
25 февральдә Азнакайда «Ел укытучысы - 2016» республика конкурсының зона этабы узды. Анда 9 районнан: Азнакай, Сарман, Ютазы, Лениногорск, Нурлат, Бөгелмә, Әлмәт, Мөслим, Баулыдан «Ел сыйныф җитәкчесе», «Ел остазы», «Ел педагог-психологы», «Елның өстәмә белем бирү педагогы» номинацияләре буенча муниципаль турда беренчелекне яулаган 36 педагог катнашты. - Сезне үзебезнең Азнакай җирлегендә...
25 февральдә Азнакайда «Ел укытучысы - 2016» республика конкурсының зона этабы узды. Анда 9 районнан: Азнакай, Сарман, Ютазы, Лениногорск, Нурлат, Бөгелмә, Әлмәт, Мөслим, Баулыдан «Ел сыйныф җитәкчесе», «Ел остазы», «Ел педагог-психологы», «Елның өстәмә белем бирү педагогы» номинацияләре буенча муниципаль турда беренчелекне яулаган 36 педагог катнашты.
- Сезне үзебезнең Азнакай җирлегендә каршы алуыбызга шатбыз. Шушы көннәрдә генә билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры, авыл спартакиадасы узган иде, Бүген менә иң мәртәбәле һөнәр ияләре - укытучылар бәйгесенә җыйналдык. Сезгә тырыш хезмәтегез өчен тирән рәхмәтебезне белдереп, уңышлар телибез, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов Балалар иҗат үзәгендә конкурсны ачу тантанасында. Ул бәйге тотучыларга Актүбә сувенирлары бүләк итте.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Эльвира Садриева белдерүенчә, "Ел укытучысы" конкурсына быел үзгәрешләр кертелгән. Башка еллардан аермалы буларак, зона турында һәр районнан берәр генә педагог катнашты. "Өстәмә белем бирү педагогы" номинациясе буенча юнәлешләр арткан, "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә дә берникадәр үзгәрешләр бар. Шулай ук зона туры нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнеп бүләкләнде.
Районыбыз данын Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Динарис Вәлиев, Актүбә 2 нче урта мәктәбеннән сыйныф җитәкчесе Эльвира Шакирова, 9 нчы мәктәпнең педагог-оештыручысы Зөлфия Галимова, 4 нче лицейның педагог-психологы Венера Тазова яклады. Алар дүртесе дә зона турында җиңеп, финалга чыктылар. Республика күләмендәге бәйгедә райондашларыбызга уңышлар телибез!
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев