26 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстанлылардан Магадан өлкәсендә урланган 4 яшьлек баланы эзләүдә ярдәм сорыйлар
Өйдән әтисе алып чыгып киткән малай теләсә кайсы төбәктә булырга мөмкин (Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Магадан өлкәсендә 4 яшьлек бала югалган, аны әтисе урлаган дип фаразлана. Бу хактагы белдерү күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларына җибәрелгән. Белдерүдә суд карары буенча бала әнисе белән калган. Суд баланың әтисе Лысюк Василий Павловичка (1972...
-
Азнакайда чираттагы көзге ярминкә узды
Борынгы бабаларыбыз әйткән сүзләр бу. Яки көзен син дә бай, мин дә бай. Көз - муллык чоры. Игеннәребез җыеп алынган, бәрәңгеләр казылган, яшелчә, җиләк-җимеш уранаштырылган. Ә җае булмаган шәһәрлеләрне җирле җитештерүчеләр, авыл халкы "сыйлый". Рәхим итеп, ярминкәләргә генә кил! Бу көннәрдә бөтен республика буенча ярминкәләр гөрли, анда арзан бәядән барсын...
-
2017 ел: эшләүче пенсионерлар пенсиясез кала?
Хөкүмәттә пенсионерларның билгеле бер категорияләренә 2017 елда пенсия түләүне туктату турында сүз бара. "Ведомости" (кайбер федераль түрәләргә сылтама белән) РФ властьларының хәзерге вакытта Финанс министрлыгының кайбер пенсионерларга пенсия түләүне туктату турындагы тәкъдимен тикшерүе турында яза. Бу - еллык керемнәре 500 меңнән яки 1 млн нан артып киткән пенсионерларга кагылырга мөмкин...
-
Азнакайлылар Казан ярминкәсен шаулатып кайттылар
Узган шимбәдә азнакайлылар Казан ярминкәсен шаулатып кайттылар. Ул агросәнәгать комплексында узды. Республиканың төрле районнарыннан мәгариф учреждениеләре үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләре белән катнаштылар. - Яңа гына түтәлдән өзелгән яшелчәсен дә, банкаларга ябылганын да, пешкән ризыкларны да, бәйләм әйберләрне дә - барысын да яратып сатып алдылар. Товарларыбызны башкалада...
-
Азнакайның яшь армиячеләре район даны өчен көрәшә
Бүген "Патриот" хәрби-патриотик үзәгендә яшь армиячеләрнең республика ярышлары бара. Анда районыбыз данын Азнакай 2 нче урта мәктәбе командасы яклый. Алар узган уку елында строй һәм җыр смотрында җиңү яулаганнар иде. Яшь армиячеләр граната атуда, автоматтан атуда һәм спорт төрендә ориентлашуда көчләрен сынашалар. Иң көчле командалар тагын да югарырак дәрәҗәдәге бәйгедә...
-
Азнакай укучылары яшь армиячеләр сафына басты
24 сентябрьдә Татарстан мәйданында Азнакай укучыларын "Яшь армия" хәрби-патриотик хәрәкәт сафларына кабул итү тантанасы узды. Мондый отрядлар республиканың һәм шул исәптән районыбызның барлык мәктәпләрендә дә оешачак. Яшь армиячеләрне мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Нәфисә Шәйфыйкова, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалиев, район һәм шәһәр...
-
Азнакайлыларга күзнең күрү сәләтен яхшырта, тән тиресен сәламәтләндерә торган могҗизалы рецепт
Аның өчен 200 мл җитен мае, 4 лимон, 3 баш сарымсак, 1 кг бал кирәк була. Чистартылган сарымсакны, кабыгы белән ике лимонны, кабыксыз ике лимонны иттарткычтан уздырабыз. Барлыкка килгән массага җитен мае белән бал салып болгатабыз да, пыяла банкага тутырабыз. Банканы суыткычта саклыйбыз. «Дару»ны атнага бер тапкыр, көненә өч мәртәбә...
-
Азнакайлылар, грипптан саклану өчен нинди дарулар эчәргә?
Авырлы хатын-кызларга грипптан саклану өчен табиблар иң куркынычсыз чаралар тәкъдим итә. «Интерферон» кушылган препаратлар, әйтик, «Виферон» мазен, шәмнәрен кулланырга була. Шулай ук оксолин мазе дә яхшы. Халык телендә гриппны кисәтүнең сыналган чарасы булып саналган, гриппның А төреннән саклый торган «Ремантадин» турында авырлы хатын-кызларга онытырга туры киләчәк. Әлеге даруларны натураль витаминнарга...
-
Акчалы кешеләр күбрәк урлый?!
Кибеттән чыкканда урлауга каршы махсус система эшләп, көчле тавыш яңгыраса, кот ботка төшә инде. Җитмәсә, барысы да сиңа каракка карагандай карый. Бер караганда, кайчакта ялгышып та чиный торган бу система кирәксез дә кебек. Баксаң, ул шактый эшләр башкарырга, каракларны ачыкларга да сәләтле икән. Полиция хезмәткәрләре аңлатуынча, урлаучылар ике төргә бүленә....
-
Өйдә булырга тиешле төнәтмәләр. Азнакайлыларга киңәшләр
Алар барысы да даруханәдә сатыла: Ачы кызыл борыч төнәтмәсе невралгия, радикулит, ревматизм булганда кулланыла. Аны авырткан урынга ышкырга кирәк. Каен бөресе төнәтмәсе ашказаны эшләмәгәндә, тире, буын авырулары, подагра булганда, салкын тигәндә файдаланыла. Календула төнәтмәсе - ашказаны-эчәк авырулары булганда, йокысызлыктан, баш авыртканда. Эвкалипт төнәтмәсе ютәлдән, сулыш юллары (ангина, ларингит, бронхит), ашказаны...