21 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайда педагоглар «Гаилә» фәнен укыту мәсьәләләре хакында сөйләштеләр - ФОТОРЕПОРТАЖ
Бүген Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә "Азнакай районында "Гаилә" фәне ("Семьеведение") дигән республикакүләм түгәрәк өстәл узды. Анда Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, "Семьеведение" проекты буенча укыту-методик әсбапның фәнни редакторы һәм төзүчесе Лидия Карцева, Азнакай, Лениногорск, Әлмәт районнары педагог-психологлары, гаилә нигезләре фәнен укытучылар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, балалар бакчаларының...
-
Азнакай районы авыллары мәдәният йортлары сәламәт тормыш өчен көрәште - ФОТО
18 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Азнакай районында авыл мәдәният йортлары һәм клублары иҗат коллективлары арасында «Без сәламәт тормыш яклы» дигән конкурс узды. Башка еллардан аермалы буларак, ул быел КВН формасында, ике турда оештырылды. Командалар авылда сәламәт яшәү рәвешен чагылдырган визит карточкасын, музыкаль номер һәм видеоролик күрсәттеләр. Бу чарада балалар да,...
-
Азнакайның ветераннар оешмасы республика премиясенә лаек булды
(Азнакай, Лиза Нурлыева) Узган атнада республика ветераннар оешмасының еллык эшчәнлеккә хисап конференциясе үтте. Анда Азнакайдан район ветераннар оешмасы рәисе Миргасим Кәримов җитәкчелегендә делегация катнашты. Әйтергә кирәк, төп докладта Азнакай ветераннары эшчәнлегенә югары бәя бирелде, өлкәннәребез тормышы чагылган фильм да конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Районның ветераннар оешмасы премиягә лаек булды....
-
Азнакай укучылары Әниләр көненә багышланган бәйгегә 100 дән артык инша җибәргән
Азнакай районы мәктәпләре укучылары арасында Әниләр көненә багышланган бәйгенең иншаларын кабул итү кичә тәмамланды. Укучылар татар һәм рус телләрендә 100дән артык инша язып җибәргән. Хәзер алар яшь буенча өч төркемгә бүленеп, жюри әгъзаларына - редакция журналистлары, җирле язучыларга тапшырылды. Алар иң яхшы 9 иншаны - һәр төркемнән өчәр эссе -...
-
Азнакайның замана әниләре гүзәллек һәм талантлар бәйгесендә көч сынашачак
25 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Азнакай шәһәре Яшьләр үзәгендә "Замана әнисе" дип исемләнгән бәйге узачак. Әлеге бәйге матурлык һәм талантлар бәйгесе рәвешендә оештырыла. Актив, тормыштан ямь табып яшәүче әниләр үз бәбиләре белән сайлап алу турына "Тормышымның бер көне" исемле видеоролик әзерләгән булган.
-
Мәскәүлеләр Азнакайда тәҗрибә уртаклашты һәм яңа талантлар ачты - ФОТОРЕПОРТАЖ
18 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Татарстанда беренче тапкыр "Балалар - балаларга" Владимир Спиваков фондының "Академия" мәдәни-мәгариф проекты кысаларында мастер-класслар һәм коцертлар узды. Азнакайлыларга әлеге бәхет шимбә көнне елмайды. (Азнакай, Резеда ШӘРИПОВА, автор фотолары) Проект үзе тантаналы төстә 18 ноябрьдә Әлмәттә ачылды. Аннан соң мастер-класслар өч төрле юнәлеш: музыкаль сәнгать, рәсем...
-
Азнакай халкы Әниләр көнен Мәдәни үзәктә бәйрәм итәчәк
Азнакайның Мәдәни үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узачак. 25 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә районыбызның бар әнисен дә бәйрәм концертына көтеп калалар. Керү ирекле! Мәдәни үзәк Азнакайның Шәйхетдин урамы, 6В йотрында урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 9-80-75