Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай районы авыллары мәдәният йортлары сәламәт тормыш өчен көрәште - ФОТО

18 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Азнакай районында авыл мәдәният йортлары һәм клублары иҗат коллективлары арасында «Без сәламәт тормыш яклы» дигән конкурс узды. Башка еллардан аермалы буларак, ул быел КВН формасында, ике турда оештырылды. Командалар авылда сәламәт яшәү рәвешен чагылдырган визит карточкасын, музыкаль номер һәм видеоролик күрсәттеләр. Бу чарада балалар да,...

18 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Азнакай районында авыл мәдәният йортлары һәм клублары иҗат коллективлары арасында «Без сәламәт тормыш яклы» дигән конкурс узды.

Башка еллардан аермалы буларак, ул быел КВН формасында, ике турда оештырылды. Командалар авылда сәламәт яшәү рәвешен чагылдырган визит карточкасын, музыкаль номер һәм видеоролик күрсәттеләр. Бу чарада балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә актив катнашты һәм үзләре генә түгел, тамашачылар да начар гадәтләрнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен, аек тормышның, спорт белән дус булуның файдасын төшенделәр.

Сайлап алу турлары 11 зонада: Уразай, Карамалы, Үчәлле, Мәсгут, Татшуган, Югары Стәрле, Урсай, Бирючевка, Буралы, Сукаеш мәдәният йортларында, йомгаклау туры Урсайда үтте һәм анда финалга чыккан җиде команда арасыннан җиңүчеләр билгеләнде, аларга бүләкләр тапшырылды.

Командалар бәйгедә бик теләп катнаштылар, бар тырышлыкларын куеп, иҗат фантазияләрен җиктеләр. Һәр чыгыш кызыклы булды һәм темасына туры килде. Беренче урынга Урманай һәм Әсәй мәдәният йортлары лаек дип табылды. Урсайлылар - икенче, сукаешлылар өченче урынны яулады. Сәпәй, Вахитов, Югары Стәрле командалары дипломантлар булды.

Лилия Вадыйгуллина,

шәһәр-район Мәдәният йорты директоры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы авыллары мәдәният йортлары сәламәт тормыш өчен көрәште ФОТО