Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары Әниләр көненә багышланган бәйгегә 100 дән артык инша җибәргән

Азнакай районы мәктәпләре укучылары арасында Әниләр көненә багышланган бәйгенең иншаларын кабул итү кичә тәмамланды. Укучылар татар һәм рус телләрендә 100дән артык инша язып җибәргән. Хәзер алар яшь буенча өч төркемгә бүленеп, жюри әгъзаларына - редакция журналистлары, җирле язучыларга тапшырылды. Алар иң яхшы 9 иншаны - һәр төркемнән өчәр эссе -...

Азнакай районы мәктәпләре укучылары арасында Әниләр көненә багышланган бәйгенең иншаларын кабул итү кичә тәмамланды.

Укучылар татар һәм рус телләрендә 100дән артык инша язып җибәргән.

Хәзер алар яшь буенча өч төркемгә бүленеп, жюри әгъзаларына - редакция журналистлары, җирле язучыларга тапшырылды. Алар иң яхшы 9 иншаны - һәр төркемнән өчәр эссе - сайлаячак.

Бу 9 иншаны без иртәгә сайтның БӘЙГЕЛӘР бүлегендә бастырачакбыз һәм рәсми пабликларыбызга таратачакбыз. Конкурсантлар өчен тавыш бирү ОПРОС рубрикасында 22 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә башланачак һәм 24 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә тәмамланачак.

Шул рәвешле 3 җиңүчене www.aznakaevo-rt.ru сайты укучылары онлайн тавыш бирү аша билгелиячәк. Бу хакта үз танышларыгызга да әйтегез һәм ярымфиналистлар өчен сайтыбызга кереп тавыш бирегез.

Җиңүчеләр яшь буенча өч төркемдә билгеләнәчәк:

1 төркем - 6 - 8 яшь;

2 төркем - 9 - 12 яшь;

3 төркем - 13 - 18 яшь.

Җиңүчеләр редакция Дипломнары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Җиңүчеләр турында мәгълүмат АЗНАКАЕВО сайтында 25 ноябрьдә һәм "Маяк" газетасы битләрендә бастырылып чыгачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары Әниләр көненә багышланган бәйгегә 100 дән артык инша җибәргән