Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Мәскәүлеләр Азнакайда тәҗрибә уртаклашты һәм яңа талантлар ачты - ФОТОРЕПОРТАЖ

18 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Татарстанда беренче тапкыр "Балалар - балаларга" Владимир Спиваков фондының "Академия" мәдәни-мәгариф проекты кысаларында мастер-класслар һәм коцертлар узды. Азнакайлыларга әлеге бәхет шимбә көнне елмайды. (Азнакай, Резеда ШӘРИПОВА, автор фотолары) Проект үзе тантаналы төстә 18 ноябрьдә Әлмәттә ачылды. Аннан соң мастер-класслар өч төрле юнәлеш: музыкаль сәнгать, рәсем...

18 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Татарстанда беренче тапкыр "Балалар - балаларга" Владимир Спиваков фондының "Академия" мәдәни-мәгариф проекты кысаларында мастер-класслар һәм коцертлар узды. Азнакайлыларга әлеге бәхет шимбә көнне елмайды.

(Азнакай, Резеда ШӘРИПОВА, автор фотолары) Проект үзе тантаналы төстә 18 ноябрьдә Әлмәттә ачылды. Аннан соң мастер-класслар өч төрле юнәлеш: музыкаль сәнгать, рәсем сәнгате, хореография буенча Азнакайда, Норлат һәм Лениногорскта үтте.

Балалар сәнгать мәктәбендә Россиянең һәм чит илләрнең әйдәр педагоглары: рәссамнар, атказанган артистлар, музыкантлар, мәдәният-сәнгать буенча галимнәр Азнакай һәм Бөгелмә укучылары һәм укытучылары белән тәҗрибә уртаклаштылар.

Проект Владимир Спиваков фонды тарафыннан "Перспектива" фонды, "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды һәм "ArsLonga" хәфрия фонды катнашында оештырылган.

- Проектның максаты - үзәктән еракта яшәүче сәләтле баларны ачыклау, аларга зуррак сәхнәләргә этәргеч һәм юнәлеш бирү, - дип аңлатты Владимир Спиваков фондының художество җитәкчесе Петр Гулько җирле журналистлар белән үткәрелгән пресс-конференциядә. - Кечкенә шәһәрләргә башкалада булмаган сафлык, табигыйлек хас. Без балаларның күзләрендә ялкын кабынганын күрдек. Талант - ул югарыдан бирелгән бүләк, әмма аның өстендә эшләргә, аны үстерергә кирәк. Татарстан җирендәге бу очрашу безнең фонд тарихында яңа битне ачты, - диде ул.

Быел бу проект Россия Федерациясе Президенты грантына конкурста җиңү яулаган.

- Без мастер-класска киләчәктә сәнгать юлыннан китәргә теләүче балаларны җыйдык. Дөньякүләм дәрәҗәдәге мастерларның, иң югары класслы белгечләрнең фикерләрен һәм тәкъдимнәрен ишетү, аларның чыгышларын тыңлау укучыларыбызга гына түгел, педагогларга да күп нәрсә бирде, - ди Азнакай балалар сәнгать мәктәбе директоры Илдар Динмөхәммәтов.

Мәдәният йортында кичен концертта Азнакай, Актүбә, Бөгелмәнең иң сәләтле балалары, Владимир Спиваков хәйрия фонды степендиатлары, Бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук "Академия" педагоглары чыгыш ясады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов кунакларны кайнар сәламләп, мондый чараның Азнакай өчен зур мәртәбә булуын билгеләп узды, проектны оештыручыларга тирән рәхмәтен белдерде.

"Азнакайнефть" идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов әлеге проектта катнашып, "Татнефть" тагын бер кат үзенең социаль юнәлешле, балаларның сәләтен үстерү, халыкның рухиятын баету буенча бәяләп бетергесез эшчәнлек алып баручы җәмгыять икәнен раслады дип ассызыклады.

Безнең Азнакаебыз талантлы як. Мәскәү тиклем Мәскәүдән энҗе-мәрҗәннәр эзләп килгәннәр икән, димәк игътибарга лаекбыз. Фонд җитәкчесе Спиваков үзе дә бит Татарстан җиренең табигый хәзинәләргә генә түгел, яшь иҗат көчләренә дә байлыгы хакында әйтә. Бу сәфәрдән соң мәдәният-сәнгать күгендә төбәгебездән чыккан әле тагын бик күп якты йолдызлар кабыныр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәскәүлеләр Азнакайда тәҗрибә уртаклашты һәм яңа талантлар ачты ФОТОРЕПОРТАЖ