18 май 2016 яңалыклары
-
Азнакай районы Сарлы авылында яшәүче Сәхипҗамал апага 102 яшь
Азнакай районы башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов Сарлы авылында яшәүче Гыйләҗетдинова Сәхипҗамал Гыйләҗетдин кызын 102 яше белән котлады.
-
Азнакайда акция:берне киссәң, бишне утырт!
Табигый ресурсларны саклауга, арттыруга, җиребезне матурлауга һәм баетуга бездә күп көч салына: агачлар утыртыла, яңа парк-скверлар барлыкка килә... Җомга көнне исә азнакайлылар республикада узучы "Урман утырту көне" акциясенә бик теләп кушылды. Өстән яңгыр явып торуга карамастан, бу көнне Җиңү паркы территориясенә бюджет учреждениеләре, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре көче белән 85 төп...
-
Азнакай балалары икмәк заводына экскурсия ясадылар
Икмәк! Шулай дип авыз тутырып әйттең исә, тәмле исе белән борыннарны кытыклап, өсте алтынга манылган сыман сап-сары, күпереп пешкән ипи күз алдына килә. Татар халкы гомер-гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән. Чөнки икмәк - ил тоткасы ул, икмәктән башка тормыш юк. Аны олылап, безнең халык телендә күпме генә әйтемнәр,...
-
Азнакайда спорт фестивале үтте
Азнакайда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган III Спорт фестивале үтте. Чара барышында районда спортны үстерүгә зур өлеш керткән тренерларга, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган спортчы егет-кызларга Рәхмәт хатлары, Грамоталар, акчалата бүләкләр, Сочида XXII кышкы Олимпия һәм XI паралимпия уеннарына әзерләнү һәм уздыруга керткән фидакарь хезмәтләре өчен шорт-трек буенча тренер Светлана Гыйльфановага...
-
Азнакай боксчылары җиңүчеләр арасында
Физкультура һәм спортны үстерү соңгы елларда район тормышында өстенлекле юнәлешләрнең берсенә әверелде. Нәтиҗәсе дә куанычлы: Азнакай спортчылары спортның күп төрләре - көрәш, хоккей, шорт-трек, бокс, гер күтәрү һ.б. буенча республика гына түгел, илкүләм ярышларында катнашып, призлы урыннарны алалар. Әлмәт шәһәрендә спорт мастеры М.М.Акчурин истәлегенә бокс буенча Бөтенроссия ярышларыннан да азнакай...
-
Азнакай урамын шау чәчәккә күмгән
Узган атнада Ленин урамы, 20 нче йорт ишегалдында ачылган хозурлыкка гаҗәпсенеп, күпмедер вакытка телсез калдым дисәм дә ялган сүз түгел, валлаһи. Шулай булмыйни! Бер яктан миндаль куагы алсу төстәге чәчәкләре белән күзне иркәләсә, икенче яктан салават күпередәй җете төстәге тюльпаннар назланып кына «күз кыса». Гортензия, пион гөлләре саф һавада иркенәеп,...
-
Азнакайда 21 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 18 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, төнлә - явым-төшем күзәтелми, көндез исә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында бераз яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Азнакайда уртача һава температурасы төнлә 10 градуска кадәр җылы булачак. Көндез -...
-
Азнакайда тиз арада эвакуацияләү буенча өйрәнү - күнекмәләр булып узды
"Азнакайнефть" идарәсе хезмәткәрләре янгын булган очракта үзләрен ничек тотарга кирәклеген яхшы беләләр 11 май иртәсендә "Азнакайнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенең төп бинасында, янгын булган очракта эшчеләрне тиз арада эвакуацияләү буенча өйрәнү - күнекмәләр булып узды. Баштан өченче катта янгын "чыкты", аннан шомлы гына махсус янгын сигнализациясе тавышы ишетелде. Идарә...
-
Күктәкә авылында яшәүче кадерле кодагыебыз, әниебез, әбиебез Мифтахова Мәүлидә Сөләйман кызын 70 яшьлек юбилее, белән котлыйбыз
Күктәкә авылында яшәүче кадерле кодагыебыз, әниебез, әбиебез Мифтахова Мәүлидә Сөләйман кызының о лы ю би- лее, аңа 70 яшь тула. Кадерле- без, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз, озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан ты- нычлыгы, тән сихәтлеге, үстергән балаларыгызның игелеген күреп, кодабыз, әтиебез, бабабыз белән пар канатлар бу- лып, сәламәтлектә...
-
Азнакай районының Сәпәй авылында Гаилә көненә багышланган «Караоке батл» узды
Сәпәй авылы мәдәният йортында Гаилә көненә багышлап «Караоке батл» узды. Мәнәвез авылыннан ике яшь гаилә һәм Азнакай шәһәреннән бер яшь гаилә катнашты Газизуллиннар, Хабибуллиннар, гаиләсе. Барлыгы 3 гаилә катнашты. Мәнәвез авылыннан килгән Газизуллиннар гаиләсе җиңүгә иреште. Хабибуллиннар гаиләсе икенче урында һәм Сайфиевлар гаиләсе 3 урында. Бәйрэм шундый күңелле узды, караокедан...
-
Азнакайда чәчү 95 процентка үтәлгән
Районда бүген 62,2 мең гектарда, яки чәчеләсе мәйданның 95 процентында эш башкарылган. Арпа, солы, көнбагыш культураларын чәчү эшләре тулысынча тәмамланган. Бөртеккә кукуруз, рапсны чәчү буенча да соңгы буразналарда эш бара.
-
Азнакайлылар III дәрәҗә лауреаты исемененә лаек булды
Быелгы елның 12 маеннан 15 маена кадәр, Самара шәһәрендә баянчылар һәм аккордеонистларның "Яшәсен, Баян" дип исемләнгән XIV Бөтенроссия конкурсы булып узды. Конкурсның художество җитәкчесе Самара өлкәсенең Атказанган артисты, бик күп Халыкара конкурслар лауреаты, "Баян Микс" баянчылар Дуэты солисты Сергей Войтенко булды. Жюри әгъзәләре дә Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов,Самара кебек зур шәһәрләонең...
-
“Маяк”ка 22 майга кадәр ташламалы хактан язылып калырга ашык!
Хөрмәтле укучыларыбыз! 2016 елның икенче яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу дәвам итә. Иң мөһиме, 12 майдан 22 майга кадәр, матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында, район газетасына 642 сум урынына 592 сумнан язылырга була. 19 майда "Маяк" газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин урамы, 6 нчы йорт) һәм 2 нче элемтә бүлегендә (Ленин урамы,...
-
Хөрмәтле укучылар, хәзер Азнакай шәһәре һәм район яңалыкларын бүтән социаль челтәрләрдә дә укый аласыз
VK: http://vk.com/mayak33005 Одноклассниклар: https://ok.ru/profile/587685790253 Твиттер: https://twitter.com/gazeta_mayak Фейсбук: https://www.facebook.com/groups/1876971255862571/ Инстаграм: https://www.instagram.com/gazetamayak/
-
Азнакайда җылылык өчен түләүдә кулланучыларның бурычы арткан
Халыкның Азнакай җылылык челтәре предприятиесенә (АПТС) коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә бурычлары арта бара. 2016 елның 1 маена Азнакай буенча - 60 млн. , ә Актүбә бистәсе буенча 31 млн. сум әҗәт җыелган.