Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай урамын шау чәчәккә күмгән

Узган атнада Ленин урамы, 20 нче йорт ишегалдында ачылган хозурлыкка гаҗәпсенеп, күпмедер вакытка телсез калдым дисәм дә ялган сүз түгел, валлаһи. Шулай булмыйни! Бер яктан миндаль куагы алсу төстәге чәчәкләре белән күзне иркәләсә, икенче яктан салават күпередәй җете төстәге тюльпаннар назланып кына «күз кыса». Гортензия, пион гөлләре саф һавада иркенәеп,...

Узган атнада Ленин урамы, 20 нче йорт ишегалдында ачылган хозурлыкка гаҗәпсенеп, күпмедер вакытка телсез калдым дисәм дә ялган сүз түгел, валлаһи. Шулай булмыйни! Бер яктан миндаль куагы алсу төстәге чәчәкләре белән күзне иркәләсә, икенче яктан салават күпередәй җете төстәге тюльпаннар назланып кына «күз кыса». Гортензия, пион гөлләре саф һавада иркенәеп, хозурланып утыра, кул сузымы гына ак алкаларын таккан шомырт, читтәрәк форзиция, жасмин куаклары... Шулай әкият илендәгедәй матурлыкка хозурланып торганда, ул ара да булмады, куаклар арасыннан чәчәкләр патшалыгы хуҗабикәсе Флера апа үзе пәйда булды.

- Ишегалдында мәш килеп, чәчәкләр, агач-куаклары белән сөйләшеп, күңелне ял иттергән әлеге рәхәтлекне бер генә нәрсәгә дә алыштырасы килми, - ди ул. - Бу вакытта өйгә гел кергәнем юк. Шушында чәчәкләр белән әвәрә килеп көн үткәрәм. Авырган вакытларымда да алардан көч-куәт алам. Әлбәттә, зур түземлек һәм осталык таләп итә бу матурлык. Әмма кечкенә үсентеләр менә шушындый купшы, күзнең явын алырдай чәчәкләр, агач-куаклар булып үскәч, күңел куана, барлык авырлыклар да онытыла.

86 яшьлек ветеран аларның һәркайсын каян алганын, кайчан утыртканын - һәрберсен белеп тора. Үзенең шөгыле хакында Флүрә апа, һич авырсынмыйча, көннәр буе сөйли ала. Үзләренә аерым наз һәм игътибар таләп итә торган "иркәбикәләр" дә күп монда.

- Май башында җир өстен тазартканда егылып, кулымны сындырдым. Бүген бер кулыма карыйм, бер шушы чәчәкләргә карыйм да - җаным әрни. Күпме эшләнмәгән эшем калды! Менә бу чәчәкләрне - монда, икенчеләрен әнә теге ике аккош сыны янына, клумбаларга петуния үсентеләре чыгарып утыртырмын дип планлаштырган идем дә... Барсы да син дигәнчә түгел икән шул, - ди, Флера апа, уфтанып.

Һәрбесенә җан җылысы биреп үстерелгән гөлләр, агач-куаклар бүген барысы да күз явын алырдай шау чәчәктә утыра. Гүзәллек серен, гүзәллек телен дә фәкать аның кадерен белгәннәргә генә ачадыр ул чәчәкләр.

Сер түгел, бүген күпчелек йорт ишегалларын чүп үлән баскан, Берәүләр әнә шулай йорт алларын күзләрне камаштырырдай чәчәкләргә күмгәндә, икенчеләр исә, бу минем вазифам түгел дип, җыештыручыларны көтеп утыра. Әмма шуны истән чыгармасак иде, матурлык ул - күңел яктысы. Ә дөньяны камилрәк итүне, иң беренче чиратта, үзең яшәгән тирә­лектән башларга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай урамын шау чәчәккә күмгән