Азнакайлылар III дәрәҗә лауреаты исемененә лаек булды
Быелгы елның 12 маеннан 15 маена кадәр, Самара шәһәрендә баянчылар һәм аккордеонистларның "Яшәсен, Баян" дип исемләнгән XIV Бөтенроссия конкурсы булып узды. Конкурсның художество җитәкчесе Самара өлкәсенең Атказанган артисты, бик күп Халыкара конкурслар лауреаты, "Баян Микс" баянчылар Дуэты солисты Сергей Войтенко булды. Жюри әгъзәләре дә Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов,Самара кебек зур шәһәрләонең...
Быелгы елның 12 маеннан 15 маена кадәр, Самара шәһәрендә баянчылар һәм аккордеонистларның "Яшәсен, Баян" дип исемләнгән XIV Бөтенроссия конкурсы булып узды. Конкурсның художество җитәкчесе Самара өлкәсенең Атказанган артисты, бик күп Халыкара конкурслар лауреаты, "Баян Микс" баянчылар Дуэты солисты Сергей Войтенко булды. Жюри әгъзәләре дә Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов,Самара кебек зур шәһәрләонең танылган сәнгать осталары иде. Безнең Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең данын, Татарстанны атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Әпсәләмованың баян классында укучы Газинур Равилов катнашты һәм конкурсның III дәрәҗә лауреаты исемененә лаек булды. Газинурны, аның әти - әнисен, Флюра Зиннуровна зур җиңүләре белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев