ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда спорт фестивале үтте

Азнакайда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган III Спорт фестивале үтте. Чара барышында районда спортны үстерүгә зур өлеш керткән тренерларга, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган спортчы егет-кызларга Рәхмәт хатлары, Грамоталар, акчалата бүләкләр, Сочида XXII кышкы Олимпия һәм XI паралимпия уеннарына әзерләнү һәм уздыруга керткән фидакарь хезмәтләре өчен шорт-трек буенча тренер Светлана Гыйльфановага...

Азнакайда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган III Спорт фестивале үтте.

Чара барышында районда спортны үстерүгә зур өлеш керткән тренерларга, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган спортчы егет-кызларга Рәхмәт хатлары, Грамоталар, акчалата бүләкләр, Сочида XXII кышкы Олимпия һәм XI паралимпия уеннарына әзерләнү һәм уздыруга керткән фидакарь хезмәтләре өчен шорт-трек буенча тренер Светлана Гыйльфановага һәм стендка ату буенча тренер Олег Лизуновга истәлек медальләре тапшырылды.

Бу көнне төрле оешма-предприятие, учреждение вәкилләреннән торган 15 команда спортның ун төрендә көч сынашып, иң көчлеләр билгеләнде. Фестивальнең җиңүчеләре булып мәгариф идарәсе, коммуналчылар, автомобиль юллары идарәсе командалары танылды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда спорт фестивале үтте

Нет комментариев