17 октябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстанда юл һәлакәтендә 25 һәм 41 яшьлек ике кешенең гомере өзелгән - фото
Һәлакәт шимбә төнендә Казанның Залесный бистәсендә булган. (Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Кичә төнге 1нчедә Казанның Залесный бистәсендә җитди юл һәлакәте булган дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Якынча мәгълүматлар буенча, 9 нчы модель "Лада" белән идарә итүче 25 яшьлек...
-
Витаминнар рак китереп чыгаруга сәбәп булырга мөмкин - АКШ галимнәре
Тәҗрибә нәтиҗәләреннән ачыкланганча, А-бета-каротин витаминын күп куллану үпкә рагы китереп чыгару куркынычын 20 процентка арттырган. (Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Америка галимнәре витаминнарны күп куллану җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкинлеген ачыклаган. Колорадо университеты белгечләре күп витмин кабул итүче кешеләрдә онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу рискы зур булуын белдергән дип...
-
Актүбә бистәсендә аварияле торактан күчерү программасы буенча тагын 2 йорт төзелә
Актүбәдә аварияле торактан күчерү программасы буенча 18әр фатирлы 2 йорт төзелеше бара. Халык анда күченүне түземсезлек белән көтә. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин узган җомгада бистә хакимияте һәм подрядчылар белән очрашып, төзелешнең барышы белән танышты һәм декабрь башына эшләрне төгәлләү бурычын куйды. - Кызганычка каршы, төзелеш безгә генә түгел, акчага...
-
Казанда юл һәлакәте аркасында тукталыш җимерелгән
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Шимбә, 15 октябрьдә, кичке 8дә Казанда өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Социаль челтәрләрдә "Глушко" трамвай тукталышында юл һәлакәте фотолары пәйда булды. 99 нчы модельле "Лада" автомобиле "КАМАЗ" алдына чыккан, аннары йөк машинасы җиңел машинаны бәрдергән, анысы «Пежо» автомобиленә килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә чит ил машинасы киртәгә...
-
2017 елда Азнакай районында 30 күпфатирлы йортка капремонт керәчәк - АДРЕСЛАР
Киләсе елда Азнакай районында 30 күпфатирлы йорт капиталь төзекләндереләчәк, дип хәбәр итә aznakayevo.tatarstan.ru. Аларның 23е шәһәрдә урнашкан, калганнары - Актүбә бистәсендә һәм берсе Чалпыда. Капремонтка барлыгы 84 миллион сум акча сарыф итү планлаштырыла. Төзекләндерү түбәнгдәге адреслар буенча башкарылачак: № адрес Сумма ТСЖ 1 г. Азнакаево, ул.Шайхутдинова, д. 11 9766700,00 ТСЖ...
-
Азнакайда мобиль ветеринар пунктлар эшли башлады
Азнакай районында дәүләт программасы нигезендә Чалпы, Кәкре Елга, Тымытык авылларында ветеринария пунктлары (бинада) ачылган иде. Киләчәктә андый бәхет Актүбә бистәсе һәм Урманай авылы халкына да елмаячак. Ә менә сентябрь аенда районыбызда шәхси хуҗалыкларга, крестҗян-фермер хуҗалыкларына хезмәт күрсәтүче участок мобиль ветеринария пункты да эшли башлады. Шундый машина пәнҗешәмбе көнне Стәрле авылына...
-
Фирдүс Тямаевны сәхнәдә бию буенча кем уздырыр? (ИНТЕРЬЮ)
Ленар Хәлиуллинның җырлары яңа гына ишетелә башлады, ләкин әле аның таныласы алда. "Яратам, яратам" дигән җырын ишетүгә үк көе күңелдә уелып калыр. Үзенә нәрсә кирәген белеп иҗат итүче яшь җырчының максатлары бик югары. Дөрес, һәркем шулай хыяллана диючеләр булыр, әмма Ленар хыялларын түгел, ә максатларын тормышка ашыра торганнардан. - Җыр...
-
Флера Хәйретдинова Азнакайда «Бер кояш балалары» исемле социаль проектны тормышка ашыра
Азнакай 9 нчы урта мәктәбе укытучысы Флера Хәйретдинова «Укытучы-мастер» республика грантын яулаган иде. Аның кысаларында хәзер ул «Бер кояш балалары» исемле социаль проектны тормышка ашыра. Флера Хәйретдинова үзе җитәкли торган 7 нче Б сыйныфы укучылары һәм шәһәребезнең инвалид балалары белән берлектә «Әйдәгез, танышабыз» исеме чара үткәрде. Кичәдә балалар бергәләшеп биеделәр,...
-
Азнакай Мәдәният сарае ачык ишекләр көне уздыра
Иртәгә, 18 октябьдә 16.00 сәгатьтә район һәм шәһәр Мәдәният сараенда ачык ишекләр көне узачак. Азнакайлыларны һәм районыбыз кунакларын иҗади төркемнәрнең чыгышы көтә. Теләге булган һәркем әңгәмә, тыңлау узып, иҗади төркемнәргә кушыла ала. Керү ирекле! Рәхим итегез!
-
Актүбә бистәсендә беренче сыйныфлар өчен вокал буенча мастер-класс үтте
"Развитие" үзәгендә беренче сыйныфлар өчен вокал буенча мастер-класс үтте. Актүбә бистәсендәге "Развитие" Балалар иҗат үзәгендә беренче сыйныфлар өчен вокал буенча мастер-класс үтте. Педагог Элла Ярмөхәммәтова балаларны музыка һәм башкару нечкәлекләренә төшендерде. Күпләр әлеге мастер-класстан соң вокаль берләшмәгә йөрергә теләк белдерде. Эльвира Кәримова