14 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Быел россиялеләр күбрәк эшләп, ешрак авырый башлаган
2016 елда эшләүче россиялеләр ялга һәм командировкаларга сирәгрәк барганнар, шул ук вакытта аларның ешрак авыруы күзәтелә. Бу өстәмә эшләр белән бәйле булырга тиеш. Былтыргы кыскартулардан соң эш калган хезмәткәрләр җилкәсенә төшә, дип хәбәр итә ТАСС экспертлар мәгълүматына сылтама белән. 2016 ел башыннан россиялеләр күп вакытларын эш урынында уздыра. 2015 елның...
-
Азнакайда “Аеклык бәйрәме” узды
"Аеклык бәйрәме" республика акциясе кысаларында "Гармония" психологик-педагогик хезмәте базасында сәламәт яшәү рәвешенә багышланган Ачык ишекләр көне узды. Азнакай 7, 8 нче мәктәпләре һәм гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары эшлекле уенда, плакатлар бәйгесендә актив катнаштылар. Соңыннан сәламәт яшәү рәвешенә багышланган видеофильм күрсәтелде.
-
Азнакайлыларга ашарга пешергәндә киңәшләр
Камыр пешеп җитмәдеме? Димәк, духовка яхшылап җылынмаган. Духовка әзер булсын өчен газ плитәсен 10 минут, электр плитәсен 25 алдан җылыта башларга кирәк. Фольгага рәхмәт Безнең хәзер капчыклап әйбер алган юк, шулай да кайчак бер килограмм он яки ярма да бозылырга мөмкин. Ярмалар, он, коры сөт әйбәт саклансын өчен алар салынган...
-
Министр БДИ(ЕГЭ)ның алдагы елларда булу-булмавын әйтте
Бөтен илебез, бигрәк тә ата-аналар милли комитеты өчен, бердәм дәүләт имтиханы якын киләчәктә юкка чыкмаячагы ачыкланды. Русиянең яңа мәгариф министры Ольга Васильева бу имтиханны кире кагырга җыенмый. "Без БДИ юлы белән алга таба да барачакбыз. Зур үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Шул ук рәвештә дәвам ителәчәк. Тест өлеше генә кыскартылырга мөмкин",...
-
Азнакайда изге эшләр атнасы яхшы гамәлләргә этәрде
5 сентябрьдән «Көзге изгелекләр атналыгы- изге эшләр эстафетасы» старт алган иде. Районыбызның мәгариф учреждениеләрендә халыклар арасында дуслык, тынычлыкны алга сөргән төрле чаралар, хәйрия акцияләре, флешмоблар, тренинглар узды. Укучылар мөмкинлекләре чикле балалар янына өйләренә бардылар, өлкәннәргә бәрәңге алуда һәм башка бакча эшләрендә ярдәм иттеләр.
-
“Ризык җитәрлек, иминлек кенә ташламасын!” Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды
Шимбә көнне узган көзге ярминкәдә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре шәһәр халкын сыйфатлы азык-төлеккә тиендерде. Салкынча җил, болытлы көн сатучыларны да, кулланучыларны да артык куркытмады кебек. Иртәнге якта ук кызу алыш-биреш башланган иде инде. - Бүгенге көндә җаның ни тели, бар да бар. Кибет киштәләренә тезелеп киткән ризык муллыгыннан күзләр камаша. Сәүдә...
-
Хәзер фатирны ипотекага 75 елга кадәр алырга мөмкин
Озак сроклы кредитлар саклык һәм бик зур җаваплылык таләп итә - белгеч фикере. Россия банклары түләү вакыты 75 елга кадәр булган ипотекалар бирә башлады. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Әлеге төр ипотекаларның башкалардан әллә ни аермасы юк. Айлык түләү түбәнрәк булачак, ләкин ул озак елларга сузылачак, ди белгечләр. КФУ...
-
Алда – җаваплы чор. Азнакайда узган атналык киңәшмәнең нәтиҗәләре һәм максатлары
18 сентябрь - Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар көне. Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алда азнакайлыларны җаваплы чор көтүен билгеләп үтте. - Җирлегебездә сайлаулар һәрвакыт оешкан төстә узды. 18 сентябрьдә дә тавыш бирүдә азнакайлылар актив катнашып, үз гражданлык бурычларын намус белән үтәрләр дип ышанасы килә....
-
Әнисе ясаган (!) уколдан 6 яшьлек бала үлгән
6 яшьлек малай авырып киткәч өйгә табиб чакыртканнар. Ул балага укол кадый торган антибиотик язып киткән. Баланың әнисе даруханәдән аны алып кайткан да балага үзе укол ясаган. Малайның тыны кысыла башлаган. Әнисе, әбисе һәм бабасы ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Алар килгәндә малай исән булган әле. Әмма аны алып кала алмаганнар. Балада...
-
Пенсионерларга яңа ел башында биш мең сум өстәп бирәчәкләр
Азнакай Пенсия фонды идарәсе хәбәр итүенчә, пенсионерлар 2017 елның гыйнварында пенсияләре белән бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум күләмендә түләү дә алачаклар. Моның өчен Пенсия фондына барырга яки гариза бирергә кирәкми. Әлеге акча бюджет мөмкинлекләре чикле шартларда пенсионерларга кулану бәяләре үсешен компенсацияләргә ярдәм итәчәк. 2017 елдан исә Россия Хөкүмәте...