13 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Азнакайда узган профсоюз марафоны республика педагогларын җыйды
Азнакайда мәгариф учреждениеләренең беренчел профсоюз оешмалары вәкилләрен берләштергән «Коллектив килешү. Аның көче нәрсәдә?» дип исемләнгән республика марафонының төбәк этабы узды.
-
Өйләребезгә кояш булып керсен!
Хезмәттәшебез, шагыйрә, ТРның Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Нәсимә Фазлыеваның кече яшьтәге балалар өчен язылган “Кояшлы өй” китабы яңа табадан төште.
-
Азнакайлылар, татарча диктант язарга килегез!
14 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә районыбызда “Татарча диктант” акциясе уздырыла.