Азнакайлылар, татарча диктант язарга килегез!
АФИША

Азнакайлылар, татарча диктант язарга килегез!

14 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә районыбызда “Татарча диктант” акциясе уздырыла.

Районның 23 мәктәбе диктант язу мәйданчыклары булып теркәлгән. Теләге булганнар шулай ук авыллардагы китапханәләргә дә мрәҗәгать итә ала.

Шәһәрдә, мәктәпләрдән кала, район-шәһәр Мәдәният йортына, Мәдәни үзәккә яки үзәк китапханәгә килергә дә мөмкин.

Диктантны 14-16 ноябрьдә дистанцион рәвештә язу мөмкинлеге дә каралган. Бу хакта мәгълүмат белән diktant.tatar  сайтында тулырак таныша аласыз.

“Татарча диктант” акциясе татар телендә  хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру максатыннан үткәрелә.


Нет комментариев