11 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайлылар, африка чумасына юл куймыйк
Соңгы вакытта илебез территориясендә африка чумасы буенча хәл торышының кискенләшүе сизелә. Ел башыннан 23 августка кадәр чорда гына да 22 субъект җирлегендә дуңгызларда һәм кыргый кабаннарда шундый чирнең 182 очрагы теркәлгән. Кызганычка каршы, вирус республика чигенә дә якынлаша. Августның шушы көннәрендә генә күршедәге Чуаш республикасында 2 шундый очрак ачыкланган. Шуннан...
-
Азнакайлылар, грипптан прививка ясатыгыз
Көннәр суытуга бара. Димәк, сәламәтлегебезгә игътибарлырак булырга тиешбез. Бу чорда салкын тиеп чирләү очраклары ешая, аннары, белгечләр гриппның да ноябрьдә үк баш калкыту ихтималы турында кисәтә. Быел Татарстанга «гонконг», «калифорния» кебек төрләре килергә мөмкин, дигән фаразлар йөри. Районыбызда әлеге сезонлы авыруга каршы профилактик чаралар күрелә башлады инде. Бүгенге көнгә 3024...
-
Республиканың социаль программалары 2017 елга хәтле озайтылды
Төбәктә социаль юнәлешле 30дан артык президент программалары гамәлдә, күбесе Россия өчен уникаль санала (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада гамәлдә булган социаль программаларның 2017 елга озайту турында карар кабул иткән. Республикада социаль юнәлешле 30дан артык президент программалары гамәлдә, күбесе Россия өчен уникаль. Алар мәктәпләр төзүгә һәм татарстанлыларны...
-
Әгерҗедә урам бәйрәме узды
Әгерҗе авылында Сибгат Хәким урамында бәйрәм узды. Авыл җирлеге башлыгы Назиф Хәсәнов, ветераннар оешмасы рәисе Альбина Сафиуллина аны оештыру өчен зур көч куйган. Урамның иң өлкән һәм иң кече кешесен бүләкләделәр, берсеннән-берсе кызыклы ярышлар үтте. Балалар да, өлкәннәр дә төрле уеннар уйнадылар. Язучы-тарихчы Марсель Гарипов чыгышын да авыл халкы кызыксынып...
-
Мәнәвездә дә фонтан бар
Мәнәвез авылы көннән-көн матурлана. Мәдәният йорты каршында үз фонтаннары, уен мәйданчыклары бар. Авыл халкы биредә рәхәтләнеп ял итә. Яшьләр соравы буенча спорт белән шөгыльләнергә турниклар да урнаштырганнар. Кичләрен дискотекалар, бәйрәм саен концертлар уздырыла.
-
Азнакай мәктәпләрендә куркынычсызлык айлыгы бара
Азнакай 2 нче урта мәктәбендә өлкән сыйныфлар советы инициативасы нигезендә ОБЖ буенча ачык дәресләр узды. Унберенче сыйныф укучылары түбәнрәк сыйныфларда кан китү, пешү, өшү һәм башка бәхетсезлек очракларыннан беренчел медицина ярдәме күрсәтү буенча күргәзмә занятиеләр уздырдылар. Куркынычсызлык айлыгы кысаларында янгын-коткару гарнизоны вәкилләре катнашында сыйныф сәгатьләре дә узды. Профилактика отряды инженеры...
-
Азнакайда Әбиләр чуагы үтте
Әйе, матур бәйрәмнәр, күренекле милли йолаларыбыз белән хаклы горурлана алабыз. Бүген дә менә көзге яңгыр сибәләп торуга карамастан, өлкәннәребез ел да шушы вакытта үткәрелеп килүче Әбиләр чуагына җыелды. Көн кояшлы булса, бәйрәм шәһәребезнең Ишкәев исемендәге ял паркында үтәсе иде, әмма яңгыр гына күтәренке кәефләрне җимерә алмады, бәйрәм Мәдәният йортына күчерелде....