Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Республиканың социаль программалары 2017 елга хәтле озайтылды

Төбәктә социаль юнәлешле 30дан артык президент программалары гамәлдә, күбесе Россия өчен уникаль санала (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада гамәлдә булган социаль программаларның 2017 елга озайту турында карар кабул иткән. Республикада социаль юнәлешле 30дан артык президент программалары гамәлдә, күбесе Россия өчен уникаль. Алар мәктәпләр төзүгә һәм татарстанлыларны...

Төбәктә социаль юнәлешле 30дан артык президент программалары гамәлдә, күбесе Россия өчен уникаль санала

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада гамәлдә булган социаль программаларның 2017 елга озайту турында карар кабул иткән.

Республикада социаль юнәлешле 30дан артык президент программалары гамәлдә, күбесе Россия өчен уникаль. Алар мәктәпләр төзүгә һәм татарстанлыларны алып булырлык уңайлы торак белән тәэмин итүгә, беренче медицина звеносын үстерүгә һәм шәһәр территорияләрендә уңайлыклар булдыруга, күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә һәм спорт корылмалары челтәрен киңәйтүгә карый. Татарстан соңгы елларда социаль өлкәгә дистә миллиардларча сум акча сарыф итте. Бу эшнең төп максаты - төбәктә тормыш сыйфатын күтәрү, республиканың бөтен шәһәрләрендә һәм авылларында уңайлы шартлар булдыру.

Россиядә икътисади хәл катлаулы булуына карамастан, Татарстан социаль программаларының берсен дә киметмәде генә түгел, аларның санын елдан-ел арттыра гына бара. Әйтик, 2015 елда парклар һәм скверларны тәртипкә китерү программасы тормышка ашырыла башлады, ә 2016 ел Су саклау зоналар елы дип игълан ителде. Аларны гамәлгә ашыру барышында республиканың 45 муниципаль берәмлегендә 150дән артык ял зонасы уңайлыклар белән тәэмин ителде, аларның яртысы диярлек - Европа дәрәҗәсендәге пляжлар һәм яңа парк зоналары.

Социаль программаларны тормышка ашыру барышында республика туплаган тәҗрибә яңача якын килүне таләп итә. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча республиканың Икътисад министрлыгы социаль программаларны финанслауның хосусый капитал катнашуын күздә тоткан концепциясен әзерләде. Мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен венчур фонды базасында махсус республика фонды булдырыла. Аның составына Татарстанның хакимият структуралары вәкилләре генә түгел, шулай ук бизнес вәкилләре һәм халыкның инициатив төркеме дә керәчәк.

Финанслауның өстәмә чыганагы социаль программаларның нәтиҗәлелеген арттыру һәм тагын да киңрәк мәсьәләләрне чишү мөмкинлеге бирәчәк.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республиканың социаль программалары 2017 елга хәтле озайтылды