Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, африка чумасына юл куймыйк

Соңгы вакытта илебез территориясендә африка чумасы буенча хәл торышының кискенләшүе сизелә. Ел башыннан 23 августка кадәр чорда гына да 22 субъект җирлегендә дуңгызларда һәм кыргый кабаннарда шундый чирнең 182 очрагы теркәлгән. Кызганычка каршы, вирус республика чигенә дә якынлаша. Августның шушы көннәрендә генә күршедәге Чуаш республикасында 2 шундый очрак ачыкланган. Шуннан...

Соңгы вакытта илебез территориясендә африка чумасы буенча хәл торышының кискенләшүе сизелә. Ел башыннан 23 августка кадәр чорда гына да 22 субъект җирлегендә дуңгызларда һәм кыргый кабаннарда шундый чирнең 182 очрагы теркәлгән. Кызганычка каршы, вирус республика чигенә дә якынлаша. Августның шушы көннәрендә генә күршедәге Чуаш республикасында 2 шундый очрак ачыкланган. Шуннан чыгып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аның белән чиктәш Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч районнарында чикләү чаралары куллану турында фәрман чыгарды.

Ул нинди вирус һәм терлекләргә нинди зыян салырга мөмкин? Бу сорауны без ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Валентина Саттаровага юлладык.

-Вирус кешеләргә зыян салмаса да, ә менә терлекләрне юкка чыгарырга һәм зур чыгымнар тудырырга мөмкин, - диде ул. - Ул бик яшәүчән һәм туфракта, маллар асралган торакларның агач, бетон, кирпеч өслекләрендә ярты елга кадәр сакланырга сәләтле. Шулай ук терлекләрнең яңа суелган һәм катырылган итендә, тутырма һәм терлек маенда да саклана.

-Валентина Александровна, бу куркыныч вирус кайдан, ничек йога?

-Вирусның чыганагы - чирле дуңгызлар, кыргый кабаннар, шулай ук бу авыруны үткәргән мал-туар. Ә бит терлек тәмам терелгәннән соң да вирус аның организмында ике елга кадәр, аннан соң да сакланырга мөмкин. Ул терлекләрнең бер-берсеннән яки кан суырган бөҗәкләрдән, кимерүчеләрдән, башка механик йоктыручылар аша күчә. Печән, асларына җәелгән материал, зарарланган терлекләрнең калдык-постыклары, тикшерелмәгән азык калдыклары - болар да куркыныч тудыра. Ни дисәң дә, имин булмаган җирлектән кертелгән карбыз калдыкларын ашаган дуңгызларның чирләү очраклары да булды. Һәр авыру очрагын тикшерү барышында хуҗаларының терлекләрне саклауда ветеринар күрсәтмәләрнең үтәлмәве, чир туганда бу хакта вакытында хәбәр итмәү, аларны законсыз рәвештә башка урынга чыгарып сату кебек хәлләрнең булуы ачыклана.

-Африка чумасына каршы районда нинди профилактик чаралар күрелә?

-Шушы көннәрдә районның санитар-эпидемиягә каршы комиссиясенең чираттагы утырышында профилактик эшчәнлек хакында да җитди сүз барды. Әлеге утырышка авыл биләмәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләре, дуңгыз тотучылар чакырылды. Берләшмә белгечләре дуңгызларда күзәтелгән бу эпидемиягә каршы көрәш чаралары турында тәфсилләп аңлаттылар. 2016 елдан үз көченә кергән дуңгызларны асрауда яңа ветеринария таләпләре белән дә таныштылар.

Август аенда торак пунктларына чыгып, шәхси хуҗалыкларда, предприятиеләрдә дуңгыз малы тотучылар белән очрашулар үтте, алар белән аңлату эшләре алып бардык. Һичшиксез үтәлергә тиешле таләпләр хакында брошюралар таратылды. Районда бүгенге көндә дуңгыз тотучы 73 хуҗа бар, аларның намуслы эшчәнлегенә күп нәрсә бәйле. Әлеге кискен килеп туган хәл торышы чорында аларга терлекләрнең альтернатив төрен сайларга киңәш итәбез. Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, африка чумасына юл куймыйк