9 май 2016 яңалыклары
-
Азнакайлыларны кичке бәйрәм концерты көтә
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган көндезге тантаналар тәмамланып, азнакайлылар өйләренә таралып ял итеп алгач, инде менә хәзер көн кичкә авышып килгәндә, Татарстан мәйданында район һәм шәһәр үзешчән сәнгать смотр-конкурсларында җиңү яулаган райондашлар катнашында бәйрәм концерты башланырга тора. Ул тугызга кадәр дәвам итәчәк. Әйдәгез, бергәләп шәһәребез урамнарына чыгыйк, концерт карыйк, бәйрәм...
-
Азнакайда чәчү югары темпта бара
Кояшлы аяз көннәрендә язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә (мәгълүматлар 6 майга) азнакайлылар планда каралганның 40 процентында язгы чәчү эшләрен башкарганнар. Шулай ук көнбагыш - 41%; бөртеккә кукуруз - 4%; рапс - 10% чәчелгән. Берьеллык үләннәрне чәчү буенча азнакайлылар беренче урында бара.
-
Азнакайда Җиңү бәйрәме дәвам итә
Җиңү мәйданында кыр кухнясы эшләп тора, теләге булган һәркем солдат боткасы белән сыйлана ала. Сәгать унда Җиңү мәйданында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг ачылды. Театральләштерелгән тамаша сугыш чорларында йөртте, күңел төпкелләрен айкап, күзләргә яшь тамчылары элде. Никадәр югалтулар, михнәтләр хисабына яуланган бу Җиңү! Яу кырында һәлак булган батырларны...
-
Азнакайда – Җиңү тантана итә
Бүген иртә белән үк Азнакай сугыш чоры җырларына, хәтирәләргә күмелде. Сигез тулып китүгә үк Җиңү паркында кыр кухнясы урнаштырылып, солдат боткасы буларын чыгарып утыра иде инде. Менә берәм-берәм бәйрәмгә чыгучылар да күренә башлады. Бу минутларда Җиңү паркына да халык җыйналды. 9 сәгать 20 минутта биредә тантана башланды. Аның иң кадерле...
-
Җиңү бәйрәме белән!
Җиңү бәйрәме белән! Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балалары! Хөрмәтле азнакайлылар! Сезнең барыгызны да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы белән ихластан котлыйм! Җиңү көне - илебезнең һәр кешесе өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Үз эченә шатлык-сөенечләрне дә, борчу-кайгыларны да, горурлык хисләрен дә салган бөек...