6 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайның яшь артистлары республика бәйгесенә әзерләнә
К.Тинчуринның тууына 129 ел тулуга һәм Татар театрының 110 еллыгы уңаеннан район мәктәпләре театр коллективлары арасында республика конкурсының муниципаль туры узды. Беренче урынны шәһәр мәктәпләреннән - Азнакай 1 нче урта мәктәбе, авыл мәктәпләреннән Чубар Абдул мәктәбе яулады. Алар хәзер Яр Чаллыда узачак республика турына әзерләнәләр.
-
"Кабак көне" Азнакай районы Актүбә бистәсендә узды
«Развитие» Балалар иҗат үзәгендә бу көннәрдә тормыш казандагы кебек кайный. Элла Ярмөхәммәтова җитәкчелегендәге "Гармония" берләшмәсендә "Кабак көне" үтте. Балалар макарад костюмнар киеп, төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнаштылар. Бер-берсе белән аралары тагын да якынайды. Ә аларның фантазияләренә чикләр юк иде. Соңыннан һәрберсе тәмле бүләк алды. Эльвира Кәримова
-
Азнакайда узган шахмат буенча ярышларның җиңүчеләре билгеләнде
Азнакайда укучылар арасында шахмат буенча ярышлар узды Балалар иҗат үзәгендә шахмат буенча ярышлар узды. Анда райондагы 10 мәктәптән 32 укучы катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Команда зачеты: 1 нче урын -«Каиссия» командасы, Балалар иҗат үзәге (педагогы С.Салихов), 2 нче урын -«Победа» командасы, Җиңү бистәсе мәктәбе (педагогы Л.Мәйлүнова), 3 нче урын -«Шах и...
-
Азнакай чишмәләрен кем пычрата
Азнакаебыз чишмәләргә бик бай. 5 нче территориаль иҗтимагый үзидарә территориясендә генә дә халык файдалана торган 4 чишмә бар. Рәхмәт беркетелгән оешмаларга, елга бер-ике тапкыр буяп, җыештырып китәләр. Калган вакытта тирә-юньне үзебез чиста тотарга тиешбез. Тау асты һәм М.Вәлиев урамнарын аерып торган елга буенда Комлы Тау чишмәсе ага. Бик борынгы ул....
-
Азнакай ветераннары мегаферманы санаторийга тиңләделәр - ФОТОРЕПОРТАЖ
Яктылык пәрдәсе төшүгә йокыларыннан уянып, фермалар, иген кырларына ашыккан, эшчәнлекләре авыл хуҗалыгы белән бәйле ветераннар делегациясе чәршәмбе көнне "Союз-Агро" хуҗалыгы меге-фермасында кунакта булдылар. - Көн-төн өенә кайтып кермәгәнлектән, балалары: "Әти кайда ул безнең?" дип сорап биреп тинтерәткән ветераннарыбызны бүгенге көн казанышлары белән таныштырасы килде", - ди район ветераннар советы рәисе...
-
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Азнакайда рәсем бәйгесе узды
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Мәнәвез, Әгерҗе мәдәният йортлары һәм Әгерҗе китапханәсе белән берлектә рәсем конкурсы үткәрелгән иде. Балалар анда бик актив катнаштылар. Һәрберсе дуслык, тынычлык турында хис-тойгыларын ак кәгазь битенә төшерде. Җиңүчеләргә истәлеклек бүләкләр тапшырылды. Гөлнара Габдракыйпова
-
4 азнакайлы Кавказ буйлап җәяүләп сәяхәткә чыгып китте
Азнакай 1 нче уртам мәктәбеннән 3 педагог һәм 1 укучы октябрь азагында Көнбатыш Кавказга җәүләп сәяхәткә чыгып китте. Алар Сочи, Лазаревская, Туапсе районнарында булачак.
-
Азнакай укучылары «Акыллы каникуллар» проекты кысаларында дәүләт имтиханнарына әзерләнә
Мәктәпләрдә көзге каникуллар бик файдалы һәм күңелле оештырылган: укучылар өчен төрле экскурсияләр, тематик кичәләр, акцияләр, спорт ярышлары үткәрелә. Ә тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар исә «Акыллы каникуллар» проекты кысаларында төп фәннәрдән дәүләт имтиханнарына әзерләнә.
-
Азнакайда кайбер укытучылар БДИ тапшырмаган
Бердәм дәүләт имтиханнарын узган елдан башлап укытучылар да тапшыра. Быел ул башлангыч сыныйф укытучыларына да кагыла. 3 ноябрьдә районыбыз педагоглары тест буенча үз белемнәрен сынадылар. Имтиханнардан югары категорияле һәм быел беренче категориягә үтүче педагоглар азат ителгән.
-
Нигә син иптәш Табеевка “Борчакны болай җыеп алсак, рәхмәтеңне әйтерсең әле”, дидең
Мин яшәгән Түбән Кама шәһәренә яңа йорттан фатир алучыларга ачкыч тапшыру тантанасы булды. Әлеге яңа йорт яңа урамда төзелде, ә яңа урамга күптән түгел Фикрәт Табеев исеме бирелде. Ул заманында Татарстан җитәкчелегендә эшләгән, Түбән Кама төзелешенә дә зур өлеш керткән кеше. Шушы тантананы караганда күп еллар элек Ф. Табеев белән...