Азнакай ветераннары мегаферманы санаторийга тиңләделәр - ФОТОРЕПОРТАЖ
Яктылык пәрдәсе төшүгә йокыларыннан уянып, фермалар, иген кырларына ашыккан, эшчәнлекләре авыл хуҗалыгы белән бәйле ветераннар делегациясе чәршәмбе көнне "Союз-Агро" хуҗалыгы меге-фермасында кунакта булдылар. - Көн-төн өенә кайтып кермәгәнлектән, балалары: "Әти кайда ул безнең?" дип сорап биреп тинтерәткән ветераннарыбызны бүгенге көн казанышлары белән таныштырасы килде", - ди район ветераннар советы рәисе...
Яктылык пәрдәсе төшүгә йокыларыннан уянып, фермалар, иген кырларына ашыккан, эшчәнлекләре авыл хуҗалыгы белән бәйле ветераннар делегациясе чәршәмбе көнне "Союз-Агро" хуҗалыгы меге-фермасында кунакта булдылар.
- Көн-төн өенә кайтып кермәгәнлектән, балалары: "Әти кайда ул безнең?" дип сорап биреп тинтерәткән ветераннарыбызны бүгенге көн казанышлары белән таныштырасы килде", - ди район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов.
.jpg)
"Бу ферма мени? Бу санаторий бит" , - диештеләр ветераннар мондагы технологияләр: роботлар, чистарту щеткалары... һәм башка җайланмаларга соклануларын яшерә алмыйча. Ни дисәң дә, алар бит аякларына резин итекләр киеп, кулларына авыр, сөтле чиләкләр тоткан сыер савучыларны, тирес өемнәрен чистартучы терлекчеләргә күнеккән совет чоры ветераннары.
.jpg)
.jpg)
Әлеге очрашу турында тулырак материалны газетабызның алдагы саннарында укырсыз
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев