Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нигә син иптәш Табеевка “Борчакны болай җыеп алсак, рәхмәтеңне әйтерсең әле”, дидең

Мин яшәгән Түбән Кама шәһәренә яңа йорттан фатир алучыларга ачкыч тапшыру тантанасы булды. Әлеге яңа йорт яңа урамда төзелде, ә яңа урамга күптән түгел Фикрәт Табеев исеме бирелде. Ул заманында Татарстан җитәкчелегендә эшләгән, Түбән Кама төзелешенә дә зур өлеш керткән кеше. Шушы тантананы караганда күп еллар элек Ф. Табеев белән...

Мин яшәгән Түбән Кама шәһәренә яңа йорттан фатир алучыларга ачкыч тапшыру тантанасы булды. Әлеге яңа йорт яңа урамда төзелде, ә яңа урамга күптән түгел Фикрәт Табеев исеме бирелде. Ул заманында Татарстан җитәкчелегендә эшләгән, Түбән Кама төзелешенә дә зур өлеш керткән кеше.

Шушы тантананы караганда күп еллар элек Ф. Табеев белән булган бер вакыйга исемә төште. Ул елны Азнакай районы Стәрле авылы "Мичурин" исемен йөрткән колхозда "Бәди күле" басуларында борчак бик нык уңган иде. Ык буендагы болыннарда печәнне җыеп, эскертләп, борчак урагына төшәр алдыннан, җилләп, буранлап бик көчле яңгыр явып узды, хәтта бозы да булды, диделәр.

Шушы яңгыр озын булып үскән , уңган борчакны җиргә сылады да куйды. Моны бернинди техника белән дә алырга мөмкин түгел иде. Шуңа күрә, бу борчакны чалгы белән чабып, покосларга салырга дип гектарлап хуҗалыкларга бүлеп бирделәр. Бер гектар чабып, сугарга комбайн керерлек итеп покосларга салсак, илле сум акча түлиләр. Бу, әлбәттә, бик күп акча иде. Ул елларда бригадада төрле эшләрдә йөрүчеләр дә аена сигез-ун сум акча эшли иде. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр бөтен авыл халкы борчык басуында. Кем чалгы белән чаба, кем урак белән ура. Бала-чага, карт-коры чапкан борчакны комбайн керерлек итеп покосларга сала.

Бер көнне борчак басуы кырына өч-дүрт җиңел машина килеп туктый. Машиналардан кешеләр чыгалар да, борчак басуын карап йөри башлыйлар. Аннан, машиналарына утырып, китеп тә баралар. Соңыннан гына белдек, болар район һәм колхоз җитәкчеләре белән Ф. Табеев булган икән. Ул чапкан җирләрне карап йөргәннән соң Салих абзыйдан: " Нигә борчакны болай начар чабасыз?" - дип сораган. Салих абзый аңа турыдан-туры: "Әле болай чабып җыеп алып бирсәк рәхмәтеңне әйтерсең, әле", - дигән.

Икенче көнне иртүк Салих абзыйны районга чакыралар. Атна-ун көн буе ул Азнакай юлын таптый. Көн дә районга чакыралар үзен.

Шау-шу басылып, шактый вакыт үткәч, мин кызыксынып Салих абзыйдан нигә аны Азнакайга чакырып йөдәтүләре турында сорадым. "Нәрсәгә булсын инде, - ди Салих абзый. - Аларның һаман бер сүз: "Нигә син иптәш Табеевка "Борчакны болай җыеп алсак, рәхмәтеңне әйтерсең әле", дидең диләр. Мин нәрсә әйтим инде: "Мин иптәш Табеевны танымадым. Күзләрем начар күрә. Авылда минем кушаматым да "Сукыр Салих" бит , таныган булсам, андый сүзләр әйтмәгән булыр идем", - дидем. "Тартай теленнән табар", - дип халык тиккә генә әйтмәгән шул.

Илдус Гобәйдуллин, Азнакай-Түбән Кама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нигә син иптәш Табеевка “Борчакны болай җыеп алсак, рәхмәтеңне әйтерсең әле”, дидең