Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай чишмәләрен кем пычрата

Азнакаебыз чишмәләргә бик бай. 5 нче территориаль иҗтимагый үзидарә территориясендә генә дә халык файдалана торган 4 чишмә бар. Рәхмәт беркетелгән оешмаларга, елга бер-ике тапкыр буяп, җыештырып китәләр. Калган вакытта тирә-юньне үзебез чиста тотарга тиешбез. Тау асты һәм М.Вәлиев урамнарын аерып торган елга буенда Комлы Тау чишмәсе ага. Бик борынгы ул....

Азнакаебыз чишмәләргә бик бай. 5 нче территориаль иҗтимагый үзидарә территориясендә генә дә халык файдалана торган 4 чишмә бар. Рәхмәт беркетелгән оешмаларга, елга бер-ике тапкыр буяп, җыештырып китәләр. Калган вакытта тирә-юньне үзебез чиста тотарга тиешбез.

Тау асты һәм М.Вәлиев урамнарын аерып торган елга буенда Комлы Тау чишмәсе ага. Бик борынгы ул. Халык суын яратып эчә. Кешеләргә уңайлы булсын дип, шәһәр Советы депутаты Азат Вәлиев бирегә таш юл җәйдерде. Әнә шул чишмә янына ташланган шешәләргә, ризыкка, кәгазь калдыкларына карап шаккатасың.

Ә инде кырында сүкән талларның төбенә учак ягып, аларны яндыруны вәхшилек дими, ни дияргә?

Үзең эчә торган коега төкерү белән бер бит инде бу. Тәрбия әти-әнидән килә. Әйдәгез, балаларга да җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста икәнне төшендереп үстерик әле.

Рәмилә Әхмәтова,

5 нче ТИҮ рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай чишмәләрен кем пычрата