6 август 2016 яңалыклары
-
Азнакай сөт җитештерү буенча республиканың беренче унлыгына керде
Азнакай терлекчеләре көнгә 121 тонна сөт савалар, бу узган елның шул чорына караганда 5,5 тонага күбрәк. Азнакай районында урнашкан гадәттән тыш эсселек сөт җитештерүчәнлегенә йогынты ясамый калмый, сыерлар кызуны бик авыр кичерә.
-
Азнакайда кайнар су бирү туктатылып тора
Азнакайда кайнар су бирү туктатылып тора. Ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, 15 - 28 августка кадәр торак йортларда һәм предприятиеләрдә кайнар су бирү туктатылып торачак. Азнакай җылылык челтәре предприятиесе
-
Азнакайда август башыннан ястү намазы вакыты үзгәрә
Май башыннан алып, август ае башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушылды. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый иде. Мәгълүм булганча, шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән...
-
Азнакай шәһәр судының эш тәҗрибәсен бөтен республика өйрәнә
Саннар һәм фактлар Суд эшчәнлеген ачык итү, суд реформасы таләпләрен тормышка ашыру максатында 2005 елда "Фемида" матбугат үзәге төзелде. 2006-2013 елларда "Маяк" район газетасында аның 90 махсус сәхифәсе дөнья күрде, 50 телетапшыру әзерләнде. Судның матбугат үзәге, "Маяк" газетасы республика бәйгеләрендә ел саен җүңүләр яулап киләләр, аларның эш тәҗрибәсен бөтен республика...
-
Азнакай районы Камышлы Күл авылының 90 еллык юбилеенда татар эстардасы йолдызлары чыгыш ясаячак
Районыбыз бай тарихлы. Камышлы Күл авылына нигез салынуга да быел 90 ел тула. Әлеге истәлекле вакыйганы 7 августта билгеләп узачаклар. Бәйрәм 12.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмне үзләренең җыр-моңнары белән шушы авылда туып үскән егет, Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, аның иҗатташ дуслары - татар эстардасы йолдызлары Газинур Фарухшин, Резеда Шәрәфиева, Гөлдания...
-
Азнакай ашханәсе: лечоның иң җайлы төре
3 кг кызыл помидорны иттаркычтан чыгарасың да, шуңа 1 кг баллы борычны саламлап яки шакмаклап турыйсың, берничә баш сарымсакны шулай ук турап саласың, тәменчә тоз, шикәр комы куышып, уртача утта 30 минут кайнатасың да стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капчаклап куясың. Җиңел дә, тәмле дә. Болай ашарга да, кәбестә шулпаларына өстәргә...