5 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайлылар да сектант кызларның дистәләрчә гөнаһсыз җан ияләрен вәхшиләрчә җәзалап үтерүләренә битараф калмады
Шушы араларда Хабаровск өлкәсендә бертөркем сектант кызларның дистәләрчә гөнаһсыз җан ияләрен вәхшиләрчә җәзалап үтерүләре, әлеге күренешләрне интернет челтәренә куюлары турында җан өшеткеч вакыйгалар белән бөтен телевидение һәм интернет шаулады. Хайваннарга битараф булмаучы кеше буларак, кулыма каләм алмый түзә алмадым. Әйтегез әле зинһар, кешеләр, кая таба тәгәрибез без??? Ни өчен соңгы...
-
Азнакай укучыларының каникуллары күңелле узды
Укучыларның көзге каникуллары тәмамланып килә. Педагоглар балаларның ялын файдалы итеп оештыру турында алдан кайгыртканнар. Атна дәвамында мәктәпләрдә, Балалар иҗат үзәкләрендә төрле экскурсияләр, иҗади кичәләр, спорт чаралары узды. Шулай ук Боз сарае, бассейннар, кинотеатр һәм мәдәният йортлары да балалар карамагында булды.
-
Бер тапкыр бирелә торган 5000 сум барлык пенсионерларга да эләкмәячәк
Быел пенсияләр башка индексацияләнми, аны бер тапкыр бирелә торган биш мең сум акча белән алыштыралар, дип ишеткән идем. Ул пенсиядәге барлык кешегә дә биреләчәкме һәм вәгъдә ителгән акчалар кайчан кулга керәчәк икән? Шул турыда аңлатып язмассызмы? Гали Арсланов, Лаеш Чыннан да, Хөкүмәт карары белән, 2017 елның гыйнварында пенсионерларга биш мең...
-
Азнакайның яшь музыкантлары "Әллүки" сабыйларына концерт куйды
Азнакай шәһәренең Яңа Юл бистәсендә урнашкан "Әллүки" 20 нче балалар бакчасы көзге яллар башлануны бәйрәм концерты белән каршылады. Балалар иҗат мәктәбендә белем алучы яшь музыкантлар - Л.Р.Бакина укучылары флейта, фортепиано, саксофон, скрипкада уйнау осталыгы белән сабыйларны да, аларның әти-әниләрен дә, тәрбиячеләрне дә таң калдырды. Чара азагына якынлашканда, яшь музыкантлар "Әллүки"...
-
Ашарга пешергәндә истә тотарга кирәкле 6 алтын КИҢӘШ
Шулпада дәфнә яфрагын калдырмагыз, югыйсә ашыгызның тәмен бозар. Кәтлит өчен әзерләнгән фаршка чи бәрәңге дә уып салыгыз, сусыл һәм тәмле булыр. Әче камыр йомшак булсын һәм күпереп торсын өчен, аңа вак угычта уылган пешкән бәрәңге дә кушыгыз. Үсемлек мае чәчрәмәсен өчен, таба төбенә әз генә тоз сибегез. Тозлы кәбестәдән салат...
-
Азнакайда бакча участокларында янгын куркынычсызлыгы буенча рейдлар уза
Россия МЧСының Татарстан Республикасы буенча күзәтчелек һәм профилактика эше буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, бу елның 9 аенда җөмһүриятебездә гражданнарның бакча һәм дача участокларында 283 янгын теркәлгән (узган елның шул чоры белән чагыштырганда -2,74% ка азрак (291). Янгыннарда 6 кеше үлгән (+100% узган елның шул чорында 3 кеше үлгән), 15...
-
Азнакайлылар Халыклар бердәмлеге көнен төбәкне өйрәнү музеенда каршылады
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды. Шәһәребезнең 16 нчы "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне әлеге бәйрәмнең тарихы, илебездә яшәүче халыклар һәм милләтләр белән таныштырганнан соң, музей заллары буйлап экскурсия үткәрелде. Балалар милли киемнәрдәге курчакларны, "Күпмилләтле Азнакай" стендын, әлеге бәйрәм уңаеннан төзелгән күргәзмәне кызыксынып карадылар. Дуслык турында уенда...
-
Азнакай укучылары «Креатив» инновацион иҗат үзәгендә булдылар
Бөгелмә шәһәрендәге «Креатив» яшьләр инновацион иҗат үзәге белән хезмәттәшлек уңышлы гына дәвам итә. Азнакай 4 нче лицееның прототиплаштыру буенча берләшмә җитәкчесе Рөстәм Сәитов һәм аның укучылары шушы көннәрдә әлеге үзәктә булып, тәҗрибә туплап кайттылар. Монда иң кыю хыялларны да тормышка ашырып, "идея-прототип-товар" чылбыры буенча техник уйны чын продуктка әверелдерергә мөмкин.
-
Азнакай ашханәсе: җиңел әзерләнә торган салат
250 гр краб таякчыгы, 2 помидор, каты итеп пешкән 4 йомырка, 150 гр сыр, майонез, тоз Салатны катламлап тезәбез: иң аска вак иҗтеп туралган краб таякчыгы - угычты уылган йомырка агы - йомырка сарысы - шулай ук угычтан чыгарылган сыр. Һәр катлам өстенә майонез сылыйбыз.
-
Азнакай турында яңа шигырьләр
Лилия Сабирзянова Чатыр тауда - якты хыяллар Чал тарихлы мәгърүр Чатыр тауның Зәңгәр күккә тия түбәсе. Тау башыннан болытларны кочып, Хыялларга килә чумасы. Чатыр тауда, хыял киңлегендә Назлы җилләр йөзне иркәли. Ак болытлар шифа итеп кенә Ләйсән яңгырларын сипкәли. Чатыр тауга менеп бер карасаң, Җәелеп ята аста гүзәллек. Җиләкле урманнар,...