Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бакча участокларында янгын куркынычсызлыгы буенча рейдлар уза

Россия МЧСының Татарстан Республикасы буенча күзәтчелек һәм профилактика эше буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, бу елның 9 аенда җөмһүриятебездә гражданнарның бакча һәм дача участокларында 283 янгын теркәлгән (узган елның шул чоры белән чагыштырганда -2,74% ка азрак (291). Янгыннарда 6 кеше үлгән (+100% узган елның шул чорында 3 кеше үлгән), 15...

Россия МЧСының Татарстан Республикасы буенча күзәтчелек һәм профилактика эше буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, бу елның 9 аенда җөмһүриятебездә гражданнарның бакча һәм дача участокларында 283 янгын теркәлгән (узган елның шул чоры белән чагыштырганда -2,74% ка азрак (291).

Янгыннарда 6 кеше үлгән (+100% узган елның шул чорында 3 кеше үлгән), 15 кеше төрле травмалар алган (+7,1% узган елда - 14). Бакча һәм дача участокларында янгын кагыйдәләрен сакламау, зур һәлакәтләргә китерә. Мәсәлән, бу елның 20 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең «Заря» бакчачылык ширкәтендә янгын чыгып, анда 4 кеше! һәлак була. Янгын мунча мичен урнаштырганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен сакланмау, мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан, дип фаразлана. Янгын чыганагы соң ачыклана, ә һәлак булучылар аек булмый. Бу сәбәпләр фаҗигага китерә.

Янгыннарны булдырмау һәм кешеләрнең иминлеген саклау максатыннан, Азнакай муниципаль районы бакчачылык ширкәтләрендә дә район янгын күзәтчелеге һәм профилактикасы бүлекчәсе тарафыннан рейдлар уздырыла. Рейд барышында гражданнар белән мичләрдән, электр җиһазларыннан, газдан файдалану кагыйдәләре буенча янгынга каршы инструктажлар уздырыла, профилактик чаралар турында белешмәләр бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда бакча участокларында янгын куркынычсызлыгы буенча рейдлар уза