Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Халыклар бердәмлеге көнен төбәкне өйрәнү музеенда каршылады

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды. Шәһәребезнең 16 нчы "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне әлеге бәйрәмнең тарихы, илебездә яшәүче халыклар һәм милләтләр белән таныштырганнан соң, музей заллары буйлап экскурсия үткәрелде. Балалар милли киемнәрдәге курчакларны, "Күпмилләтле Азнакай" стендын, әлеге бәйрәм уңаеннан төзелгән күргәзмәне кызыксынып карадылар. Дуслык турында уенда...

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды. Шәһәребезнең 16 нчы "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне әлеге бәйрәмнең тарихы, илебездә яшәүче халыклар һәм милләтләр белән таныштырганнан соң, музей заллары буйлап экскурсия үткәрелде.

Балалар милли киемнәрдәге курчакларны, "Күпмилләтле Азнакай" стендын, әлеге бәйрәм уңаеннан төзелгән күргәзмәне кызыксынып карадылар. Дуслык турында уенда бик теләп катнаштылар.

Аннан соң алар игътибарына "Соры муен" мульфильмы күрсәтелде. Музей истәлеге итеп һәрберсенә төрле милләт костюмнары ясалган буяу альбомнары бүләк ителде.

Рәмилә Мусина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Халыклар бердәмлеге көнен төбәкне өйрәнү музеенда каршылады