Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай турында яңа шигырьләр

Лилия Сабирзянова Чатыр тауда - якты хыяллар Чал тарихлы мәгърүр Чатыр тауның Зәңгәр күккә тия түбәсе. Тау башыннан болытларны кочып, Хыялларга килә чумасы. Чатыр тауда, хыял киңлегендә Назлы җилләр йөзне иркәли. Ак болытлар шифа итеп кенә Ләйсән яңгырларын сипкәли. Чатыр тауга менеп бер карасаң, Җәелеп ята аста гүзәллек. Җиләкле урманнар,...

Лилия Сабирзянова
Чатыр тауда - якты хыяллар
Чал тарихлы мәгърүр Чатыр тауның
Зәңгәр күккә тия түбәсе.
Тау башыннан болытларны кочып,
Хыялларга килә чумасы.
Чатыр тауда, хыял киңлегендә
Назлы җилләр йөзне иркәли.
Ак болытлар шифа итеп кенә
Ләйсән яңгырларын сипкәли.
Чатыр тауга менеп бер карасаң,
Җәелеп ята аста гүзәллек.
Җиләкле урманнар, киң кырлар
Ямь-яшел хәтфәдәй үзәнлек.
Табигатьнең шушы сукмагыннан
Җае чыккан саен бер узам.
Чатыр тауның биек үрләреннән
Киләчәккә якты юл сузам.
Гафифә Гаффарова
Бу минем туган авыл
Ап-ак шомырт чәчкәсенә
Күмелгән бөтен тирә.
Авылымның матурлыгы
Йөрәгемә көч бирә.
Шунда туып үскәнгәдер
Ком тауларын яратам.
Итәгендә иркәләнеп
Моң-сагышым таратам.
Күзлим инеш суларында
Балыкларның уйнавын.
Болындагы чәчәкләре
Алып тора күз явын.
Сандугачларның сайравы
Таңнарда талларымда.
Күзен ача сары чәчәк
Инешем ярларында.
Чишмәләре челтерәп көлеп,
Җырлап озатып кала.
Нәзек билле җилләре дә,
Иркәләп кочып ала.
Алтынсу чәчле басуда
Тургайларның җырлары.
Диңгездәге дулкыннардай
Тибри иген кырлары.
Бу минем Тархан авылым,
Бу минем туган ягым.
Авызымдагы баллы җиләк,
Һәм әче миләш кагым.
Шатлыгым-сагышларым.
Әдилә Гатиятуллина
Сагыну...
Җәй. Таң. Томан.
Авылымда яшел урман...
Шул урманга кайткан саен,
Һич сокланып туя алмам.
Чишмәләренең сулары
Телләреңне йотарлык.
Авылымның бар җирендә
Искитмәле хозурлык!
Оныта алмыйм, яшим сагынып,
Кышларын һәм язларын.
Төшләремдә һәрчак күрәм,
Авылымның таңнарын.
Ләйсән Хуҗина
Азнакаем
Кечкенә дә, төш кенә
Туган ягым - Азнакай.
Кояш нурларында балкый
Кыйблам минем - Азнакай.
Шәһәребез бик тә чиста,
Җәй буе гөлләр үсә.
Шул гөлләрнең матурлыгы
Безнең күңелгә күчә.
Кешеләре уңган-булган,
Һәрчак ачык күңелле.
Туган телдә сөйләшәбез,
Бу зур бәхет түгелме!
Төз юллары, киң кырлары,
Мәгърур Чатыр тавы,
Горурлыгым - туган ягым,
Еракка киткән даны.
Мәңге яшә,чәчәк ат син,
И, минем газиз җирем!
Киләчәгең якты булсын,
Бәхетем - туган илем!
Алия Заһидуллина
Азнакаем - туган җирем
Азнакаем - туган җирем
Татарстан - минем илем.
Туып-үстем шул төбәктә,
Шунда калам киләчәктә.
Болыннарың, чишмәләрең,
Тауларың, елгаларың
Тора күз алларымда.
Туган җирдә әти-әни,
Энем, сеңлем, туганнарым -
Гел минем яннарымда.
Чатыр тавыңа карап,
Сокланып куанабыз,
"Безнең горурлыгыбыз", - дип
Һәркайда мактанабыз!
Азнакаем - нефтьле як,
Кара алтын төбәге.
Тагын да яхшырак булсын
Районның киләчәге.
Туган ягым, үскән җирем,
Без сине яратабыз.
Азга гына китсәк тә,
Бик сагынып кайтабыз.
Туган җиребез язмышы -
Бары безнең кулларда.
Төбәгебез чәчәк атар
Яшьләр тырыш булганда.
Әдилә Гатиятуллина
ГҮЗӘЛ ТӨБӘК
Туган ягымнан китсәм мин,
Сагынып кайтам аны.
Кул изәп чакыра мине
Мәһабәт Чатыр тавы.
И гүзәлсең, туган ягым,
И гүзәлсең, Азнакай,
Искиткеч төбәк бит син,
Табигатең бик тә бай.
Җиләкле аланнарың,
Балыклы елгаларың,
Мул уңышлы басуларың
Яшел болын-урманнарың -
Бу синең горурлыгың.
Үстерәсең безне сөеп,
Чатыр тау итәгендә.
Чишмәләреңнең сулары
Көч бирә эссе көндә.
Синең сихри гүзәллегең
Һәркемне таң калдыра.
Ык, Стәрле, Кара елга -
Һәммәсен сокландыра.
Синең даның еракларга
Таралган инде, беләм.
Туган җирем, сине зурлыйм
Шушы шигырем белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай турында яңа шигырьләр