5 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайлылар, 5 көнлек укуга күчәбез?!
Мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны шимбә көнгә укулардан азат итәргә телиләр. Депутатлар Дәүләт Думасына шундый тәкъдим белән чыккан. Дөрес, укулар булмау - ул әле мәктәпкә килмәү дигән сүз түгел. Депутатлар башлангыч сыйныф укучылары өчен шимбә төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөрү көне, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булырга тиеш дип саный. Ш имбә көннәрендә мәктәптә...
-
Минималь хезмәт хакын арттыралар
Россиядә минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) артачак. Аны 7,5 мең сумнан 8,8 мең сумга кадәр күтәрәчәкләр. Үзгәреш 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең вице-премьеры Ольга Голодец белдерде. http://www.almet-rt.ru
-
Күктәкә авылында яңа күп функцияле үзәк ачылды
Бүген өч гасырлык тарихы булган Күктәкә авылында республика программасы буенча төзелгән яңа күп функцияле үзәк ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрикләп, Марсель...
-
Габделфәт Сафинның кызы кияүгә чыкты (фото)
Рузилә һәм Габделфәт Сафиннарның беренче балалары - Әдилә олы тормыш юлына аяк басты. Кияү Айрат исемле, Казан егете. Яшьләрнең никахы апрель аенда булган иде. http://intertat.ru/tt/
-
Азнакайлыларга, кышка солянка рецепты
3 кг кәбестә 2 шәр кг суган, кишер һәм помидор 3-4 лавр яфрагы 500 мл үсемлек мае 2 а.к тоз 1әр а.к шикәр комы һәм уксус 1 ч.к. түгәрәк борыч Кәбестәне саламлап турыйбыз. Кишерне юабыз, зур тишекле угыч аша уабыз.Суганны чистартабыз һәм ярымбоҗралап турыйбыз.Помидорны кайнар су белән пешекләп, кабыгын салдырабыз....
-
Азнакайлыларга, сентябрь аена намаз вакытлары
Көн Таң беленә Иртәңге намаз Кояш чыга Зәвәл Өйлә Икенде Ахшам Ястү 1 Пән 02:14 03:04 04:34 11:27 12:00 16:07 18:19 20:10 2 Җом 02:17 03:06 04:36 11:27 12:00 16:05 18:16 20:07 3 Шим 02:20 03:08 04:38 11:26 12:00 16:03 18:14 20:03 4 Якш 02:23 03:09 04:39 11:26 12:00 16:01...
-
«Здравкласс» яшь азнакайлыларның сихәтлеген кайгырта
Район үзәк сырхауханәсенең «Здравкласс» кабинеты яңа уку елы башы белән үк мәктәп укучылары арасында профилактик эшчәнлеген кабаттан җанландырып җибәрде. 1 сентябрь көнне медицина хезмәткәре Регина Реброва шәһәребезнең "Алтын балык" балалар бакчасында мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән очрашып, аларга көн режимы һәм шәхси гигена таләпләре хакында сөйләде. Уен рәвешендә барган бу...
-
Матурлыкны үзебез бозабыз
Җәйнең соңгы көне. Иртәнге җидедә эшкә атлыйм. Шәһәребезнең матурлыгына, кояш нурына күмелгән Җиңү паркына, Кара елганың ямьле яр буйларына сокланып туеп булмый. Зәвык белән эшләнгән күпер аша чыгам. Чү, ни бу?! Утыргыч яны тулы буш шешә, тәмәке төпчекләре, кәгазь каплар... Күрәсең, кичтән яшьләр монда бик "шәп" кенә утырган. Менә сиңа...
-
Машина йөртергә теләүчеләргә таләпләр артты
Автомобиль руле артына утыру өчен таныклык алу катлауланды, дөресрәге имтихан шартларына үзгәрешләр керттеләр. 1 сентябрьдән сынауның теория өлешендә элеккеге кебек 20 сорауга ике тапкыр ялгыш җавап бирү рөхсәт ителсә дә, ялгышкан очракта өстәмә 5 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Практик өлеш тә катлаулана: махсус мәйданчыкта тапшыру мөмкин булган тестлар исемлеге...
-
Азнакайда террорчылык корбаннарын искә алдылар
Кызганычка каршы көн тудымы, дөньяның әле бер, әле икенче почмагында террористлар кулыннан гомерләре өзелгән кешеләр турында хәбәр алына. Яшәлми калган гомерләр, челпәрәмә килгән хыяллар... Кайвакыт кешелекнең шулкадәр дә кансыз, имансыз булуына аптырап та куясың... 3 сентябрь көнне илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелде. Әлеге көн 2004 елның 1-3...
-
Синоптиклар яңгыр фаразлый
Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә һава торышы: алмашынучан болытлы һава, төнлә республика буенча, ә көндез күпчелек районнарда - яшенле яңгыр. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, секундына 15-18 метрга кадәр, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Татарстан буенча төнге температура 6-11 градус җылы...