3 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай районы “Социалистик Хезмәт Герое Ф.Кәримов ис.” хуҗалыгында терлекчелек буенча семинар узды
Районыбыз терлекчеләренең ит-сөт җитештерү, терлекләрнең баш санын арттыру буенча күрсәткечләре яхшы. Яхшы сыйфатлы ит һәм сөт җитештерү өчен районда бар шартлар да бар. Җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләнгән, фермалар заманча технология белән җиһазландырылган. Әмма күп кенә хуҗалыкларда сөт җитештерү шактый кимегән. Бу бигрәк тә соңгы көннәрдә күзгә ташлана. Сәбәбе нидә?...
-
Азнакай коммуналь хезмәткәрләренә һәрдаим юлларны һәм түбәләрне кардан чистартырга кушылды
зылуы, кар яву ихтималы булуы турында кисәтсәләр дә, һәрвакыттагыча, күпләр өчен кыш "кинәт" килде. Кышкы тәгәрмәчләргә күчмәгән шоферлар да терсәкләрен тешләрдәй булгандыр, чөнки юлларда хасил булган бозлавык күпсанлы аварияләргә китерде. Юллардагы хәвефсезлек дүшәмбе киңәшмәсендә каралган төп мәсьәләләрнең берсе булды. - Көннәр нинди торуга карамастан, халык хәвефсезлеге үзәктә булырга тиеш. Юлларны...
-
Азнакайда һәм Актүбә бистәсендә ярминкәләр узачак
5 ноябрь шимбә көнне 8 сәгать 30 минутта Азнакай шәһәренең "Шифа" сәүдә үзәге һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булачак. Анда ит, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре сатылачак. Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!
-
Мистер һәм Мисс Хэллоуин кинотеатрга билетлар белән бүләкләнде - ФОТОРЕПОРТАЖ
Мәдәния үзәктә укучылар өчен Хэллоуин бәйрәме үткәрелде. Әлеге кичә безнең илдә бик үк популяр булмаса да, балалар бу бәйрәмгә бик зур теләк белән әзерләнгән иделәр. Бәйрәмдә төрле конкурслар уздырылды, кызыклы уеннар уйналды. Кичә ахырында Хэллоуин мистеры белән Хэллоуин чибәре билгеләнеп, җиңүчеләргә кинотеатрга билетлар тапшырылды.
-
«Маяк» газетасына язылучы азнакайлылар бүләкләр отты
"Маяк" газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнату турында сентябрь аенда хәбәр иткән идек. Бәйгедә катнашу өчен газетабызга алты айга язылган квитанцияләрне яки аларның күчерелмәсен 1 ноябрьгә кадәр редакциябезгә юлларга кирәк иде. Шул вакыт эчендә 120 кеше квитанцияләрен китерде. Һәм менә 2 ноябрьдә газетабызга язылучылар һәм җирле телевидение...
-
Азнакай “Маяк” газетасының баш мөхәррире итеп Фәрхәт Шәйхулов билгеләнде
"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы директоры - "Маяк" газетасының баш мөхәррире итеп Шәйхулов Фәрхәт Фәһим улы билгеләнде. Ул 1982 елда туган, ике югары белемле. Моңа кадәр район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеген җитәкләгән.
-
Азнакай балалар бакчалары мөдирләре Санкт-Петербургтан тәҗрибә туплап кайттылар
Октябрь аенда районнан 12 балалар бакчасы мөдире Санкт-Петербургта квалификацияләрен күтәреп кайттылар. Хакимияттә узган түгәрәк өстәлдә аның нәтиҗәләре һәм алган тәэсирләр турында сөйләшенде. Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова мондый мөмкинлек тудырган өчен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, түгәрәк өстәлнең кунагы - курслар кураторы, Россия Федерациясенең иң яхшы мәктәпкәчә учреждениеләр һәм педагоглар...
-
Азнакай районы Мәндәй авылында чаганнарны кисеп, читән үргәннәр
Соңгы елларда әрәмәлекләрне, хәтта авыл эчен, бакчаларны чаган басты. Колорадо коңгызы кебек, бернигә баш бирми торган әрсез нәрсә булып чыкты ул агач. Авылга бер кайтканда шундый кызыклы күренешкә димме, эшкә димме тап булдым. Бакча буйлап сузылган чаганнарны кисеп, читән үргәннәр. Казыгы урынына да агач кәүсәсе ярап куйган. Менә шундый тапкыр...
-
Азнакай фонтаны кышкы ялга туктады
Шәһәребез бизәге булып, төсле утлары белән көмеш тамчыларын тирә-юньгә чәчеп утыручы фонтаны кышка әзерләп, өстен ябып куйдылар. Карлар эреп, көннәр җылыту белән, ул кабат безне куандырыр. Ә әлегә аның тирәсендә Яңа елны каршы аласы, боз тауларында рәхәтләнеп шуасы бар.
-
Азнакайдан Илмира апа Вилданованы 85 яше тулу белән тәбрикләделәр
5 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсенә шәхси сектордагы йортлар керә. Аларда күпчелек өлкән буын кешеләре яши. Үзебезнең бер утырышта без өлкәннәрне юбилейлары белән котлауны оештыру турында карар кабул иттек. Һәм менә шушы көннәрдә Илмира апа Вилданованы 85 яше тулу белән тәбрикләп, бик матур бәйрәм үткәрдек. Күршеләре, туганнары да җыелды. Юбиляр адресына...
-
Азнакай районы Карамалы авылында мунча янган
1 ноябрьдә 13 сәгать 11 минутта Азнакай районы Карамалы авылының шәхси хуҗалыгында мунча янган. Урынга 87 һәм 24 нче янгын сүндерү частьләре чыккан. Янгынның сәбәбе һәм ул китергән зыян күләме әлегә ачыклана. Мунча тулаем янып бетткән, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.