2 август 2016 яңалыклары
-
Андрей Кузьмин "Үзгәреш җиле" проектын хуплады
Интернет челтәрендә Рөстәм Миңнехановның яңа музыкаль проекты буенча фикер алышала. (Казан, 2 август, «Татар-информ», Айсылу Хафизова, Гөлүзә Василова). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин Instagram социаль челтәрендә үз аккаунтында "Үзгәреш җиле" ролигын куйды. "2015 ел языннан Татарстанда татар җырын иң яхшы яшь башкаручыларны сайладылар. Татарстан эстрадасына ярдәм итү идеясе...
-
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Азнакайда күчмә укулар уздырды
1 августта Азнакайда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әкзам Гобәйдуллин, аның урынбасары Валентина Каменькова һәм оештыру-методик бүлеге начальнигы Фәридә Таҗиева район һәм шәһәр участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен күчмә укулар уздырды. Лекторлар тавыш бирү көнендә участок сайлау комиссияләре эшен оештыру, сайлаучылар исемлекләре белән эшләү, тавышларны санау тәртибе, тавыш бирү...
-
Татарстанда 2 яшьлек бала хастаханәгә илткәндә җан биргән
30 нчы июль көнне кичен Тәтеш шәһәре хастаханәсенә китергәндә 2 яшьлек кыз җан бирә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү үткәрә. Якынча мәгълүматларга караганда, бу көнне Спас районында урнашкан Вертолетный утравында Тәтешнең бер гаиләсе Казаннан һәм Мәскәүдән кайткан туганнары белән ял иткән. Кичен барысы...
-
Алсу өченче баласы өчен бер миллион сум акча түләячәк
Җырчы Алсуның баласы көз көне туарга тиеш. Баланы ул Израильнең Тель-Авив шәһәрендәге бер клиникада тудырырга җыена. Шушы көннәрдә Алсу гаиләсе белән Израильгә очкан. Алар Урта диңгез ярындагы кыйммәтле отельдә яши. Алсу атнага бер тапкыр табибларга йөриячәк. Клиникада аңа ике бүлмәле аерым вип-палата әзерләп куйганнар. Аның үз шәфкать туташы да булачак....
-
Гадәттән тыш челлә Азнакайда киләсе атнада гына бетәчәк
Гадәттән тыш челлә Азнакайда киләсе атнада гына бетәчәк. 31 градуслык челлә киләсе дүшәмбегә кадәр сакланачак. Җил салмак, көньяктан, секундына 1 метр тизлектә исә. Күкне каплап алган болытлар һәм яшенле яңгыр әлеге кызуда бөркү һава торышы хасил итте. Төнлә терекөмеш баганасы +16 градуска кадәр төшәчәк, әмма бу хәлне берничек тә үзгәртмиячәк....
-
Азнакай игенчеләре басуларда янгын булдырмаска тырыша
Көннәр шулкадәр эссе ки, нәни генә очкыннан да бар да дөртләп кабынып китәр кебек. Бу чорда тир түгеп үстергән игенкәйләребезне янгыннан саклау аеруча зур тырышлык, игътибарлылык таләп итә. Авыл хуҗалыкларында урып-җыю эшләрендә катнашучылар урак башланганчыга кадәр үк янгынга каршы инструктаж үтәргә, агрегатлар, автомашиналар беренчел янгын сүндерү чаралары (2 ут сүндергеч,...
-
Азнакайда су бәрелеше узды
Эссе! Хәтта күләгәдә терекөмеш баганасы кырык градуска җитә яза. Элек шулай озак яңгыр яумый торса, су коендырыш бар идек. Яшьләр идарәсе дә кызу көннәрне азнакайлылар файдасына борып, узган якшәмбедә "Шифа" үзәге каршында нәкъ шундый уен оештырды. И, кинәнде бала-чага бер-берсенә су мылтыкларыннан атышып. Аларга кызыгып, өлкәннәр дә кушылды. Менә бит,...
-
Азнакайлылар Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп уздылар
Һәр елны июльнең соңгы якшәмбесендә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп узыла. Илебез сагында торган азнакайлыларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, хәрби комиссариатның мобилизация бүлекчәсе начальнигы Раушан Йосыпов тәбрикләде. Ветераннар хәрәкәте активистларына бүләкләр тапшырылды. Татарстен мәйданында узган митингтан соң хәрби-диңгезчеләр Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Кичен шәһәребез фонтаны янында...