Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Азнакайлылар, “Маяк” – файдалы газета” бәйгесендә катнашырга чакырабыз

​​​​​​​Киләсе елга “Маяк” газетасы үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

Бу олуг юбилеебызга әзерлек уңаеннан, райондашларыбызга чираттагы бәйге тәкъдим итәбез. Аны “Маяк” – файдалы газета!” дип исемләдек. Сүз дә юк, газетабыз рухи азык булудан тыш, ул әле матди яктан да файдалы басма. Әйтик, берәүләр аны ни дә булса төрүдә кулланса, икенчеләр кояштан бик яхшы саклаучы кепка ясап кия, өченчеләре газета битләрен бөтереп кәрҗин үрә, дүртенчеләр... хәер, кемнең фантазиясе нәрсәгә бай... Хөрмәтле райондашларыбыз! Ә сез оператив мәгълүматлар, район тормышы турында кызыклы хәбәрләр, кешеләр турында язмалар, файдалы киңәшләр һәм башка күптөре язмалар белән танышып чыгып, үзегезгә рухи азык алгач, газетабызны ниләрдә файдаланысз, шул хакта сездән фотоларда сүрәтләнгән тасвирламалар көтәбез. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала, чикләү юк. Үзегез белән таныштырып та китегез. Җиңүчеләр хакында газетабызда язып чыгачакбыз. Моннан тыш, “иң-иңнәр”не призлар, Мактау грамоталары да көтә.Һәммәгезне бәйгебездә катнашырга чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев