Волонтерлар – игелек эшләүче патриотлар алар
Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә гуманитар ярдәм әзерләү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды.
“Маяк” газетасы редакөиясендә узган сөйләшүдә җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Лилия Баянова, “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов, “Патриот” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Данис Мусин, волонтерлар катнаштылар.
Кемнәрдер “Бу миңа кагылмый”, дип тыныч кына йөрсәләр, бу волонтерларның һәр иртәсе махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә ярдәм максатыннан ни дә булса эшләүдән башлана. Бүгенге сөйләшүдә волонтерлар: ирле-хатынлы Наталья һәм Роберт Хәкимовлар, Альбина Миргасимова, Зилфия Җамалиева, Тәнзилә Галимова, мәктәп укучысы Камилә Фәсхиева, Гөлфая Сәйфетдинова катнаштылар. Алар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, проблемалары турында да әйттеләр. Берләре яшеренү сеткалары үрә, икенчеләре чәй төргәкләре, коры ашлар әзерлиләр, өченчеләре окоп шәмнәре, дисбеләр, браслетлар ясыйлар. Ир-егет волонтерлар мичләр ясыйлар. Волонтерлар кайбер ярдәм чараларын ничек әзерләүләрен күрсәтеп, тәҗрибә дә уртаклаштылар. Үзара бик тә файдалы сөйләшү булды бу. “Илебезне саклаучы ир-егетләр –алар барысы да безнең үз улларыбыз кебек”, диләр алар. Ничек аларга сокланмыйсың да, горурланмыйсың.
Тулырак “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев