Туган илне саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы
Районыбызда яшәүчеләр бердәм булып махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итә. Олысы-кечесе маскировка челтәрләре үрү, кием тегү, окоп шәмнәре, коры ашлар ясау... белән шөгыльләнә.
Әлеге изге эштән Сәпәй авылы халкы да читтә калмады. Җәйнең кыл өстендә алар хәрбиләр өчен дару һәм чәй үләннәре җыйдылар.
– Бездә халык бик актив һәм бердәм. “Әйдәгез, шуны эшлик әле”, - дип ялынып йөрисе түгел, барлык тәкъдимне хәзер күтәреп алырга гына торалар. Шуңа үлән җыярга да, һәрвакыттагыча, күпләп килделәр. Иң мөһиме, әлеге изге эшнең асылын олылар гына түгел, балаларыбыз да аңлап кабул итә. Шифалы үләннәрне изге теләкләребезне тели-тели җыйдык. Безнең хуш исле чәйләребез егетләребезнең тәннәрен генә түгел, җаннарын да җылытсын, шифа булсын иде. Аларның барысының да исән-сау кайтуларын көтеп калабыз, – ди Сәпәй авылы мәдәният йорты директоры Ләйсән Латыйпова.
Гомумән, Сәпәй авылында зур йөрәкле, киң күңелле кешеләр яши. Солдатларга оекбаш бәйләү, йон егерләү акцияләренә дә алар беренчеләрдән булып кушылганнар иде. Авылның уңган кызлары, киленнәре токмач та кисеп киптерделәр, җылы эчтәлекле хатлар да яздылар.
– Бүгенге көндә сигез авылдашыбыз махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның һәрберсе белән, шул исәптән гаиләләре белән дә, даими элемтәдә торабыз. Ялга кайткан солдатларыбызны матур итеп каршы алабыз, зурлап озатабыз. Кирәк-яраклар туплап, гуманитар ярдәм җыябыз. Әлеге изге эштә катнашкан авыл халкының һәрбарчасына рәхмәт. Илебез иреге өчен көрәшкән егетләребезнең барысы да исән-сау булсыннар, – ди Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева.
Бу көннәрдә авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче лагерьга йөргән балалар белән бергәләп кулъяулыклар да чиккәннәр. Аларны ялга кайткан ике авылдашларына бүләк тә иттеләр. Очрашу чарасында авыл халкы да катнашты, алар илебез иминлеге сагында торган якташларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткереп, егетләрнең исән-имин кайтуларын теләделәр.
– Үз илен, үзенең туган җирен, Ватанын саклау, аны яклау – һәр ир-егетнең изге бурычы. Безне һәрчак кайгыртып, хәл-әхвәлләребезне белешеп торган авылдашларга аеруча рәхмәт. Бүген бүләк ителгән кулъяулыкларны балалар үз куллары белән чиккәннәр, алар безне, һичшиксез, саклап йөртерләр дип ышанам, – ди моннан бер ел элек махсус хәрби операция зонасына контракт буенча хәрби хезмәткә киткән Рифкат абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев