Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Токмач кистек изге теләкләр белән

Махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга гуманитар ярдәм хәзерләү дәвам итә. Бу хакта безгә актив хәбәрчебез Гөлфия Абдуллина да язып җибәргән.

“Гимназиядә 6 нчы,12 нче, 13 нче ТОС җитәкчеләре оештырган “Токмач өмәсе” оештырылды. Өмәдә шул тирәлекләрдә яшәүчеләр һәм башка ТОС җитәкчеләре катнаштылар. Барлык килгән кеше актив рәвештә алып килгән камырларын тиз генә җәеп кисәргә дә керештеләр. Ә җәймәләр кипкән арада  чәй өстәле артында чәйләп тә алдык. Килә алмаганнар токмачларын китереп кенә киттеләр. Шулай итеп “Коры ашлар” ясарга бик күп токмач  җыелды. Барлык килгән, китергән, һәрвакыт ярдәм итәргә ашкынып торган  активистларыбызга зур рәхмәт. Токмач кисәргә беренче тапкыр килүчеләребезгә матур теләкләребезне теләп бүләкләр тапшырдык. Солдатларыбыз сөенсеннәр, исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде, дигән теләктә калдык”, – дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев