Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Сугыш ветераннарының батырлыгын һәрвакыт искә алырга

Гимназиянең актлар залында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Дан сиңа, Совет солдаты!” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрелде.

Бу кичәдә сугыш ветераны, якташыбыз Миннебаев Нургали Миннегали улының истәлекләре төп роль уйнады.
Кичә барышында районыбыз башлыгы Марсель Шәйдуллин тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Нургали абыйның сугышта күргәннәренә нигезләнеп, гимназия укучылары һәм укытучылары театральләштерелгән күренешләр куйдылар. Чара патриотик рухта үтте, һәм ул сугышның авырлыкларын, батырлыкларын искә алып, яшь буынга патриотизм һәм хөрмәт тәрбияләү максатын күз уңында тотты.

Кичәдә катнашучыларның барысы да бу истәлекле көнне онытмаска, сугыш ветераннарының батырлыгын һәрвакыт искә алырга вәгъдә бирделәр.

фото:Гульфия Абдуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев