Иске Актүбәдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иттеләр
Иске Актүбәдә узган тантаналы чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Алмаз Фәритов, бистә башлыгы Александр Севостьянов, хәрби комиссариарт җитәкчесе Руфат Гайнетдинов та катнаштылар.
Бистә халкын әлеге истәлекле көн белән котлап, Марсель Шәйдуллин өлкән буын вәкилләренә сугыш һәм аннан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре өчн рәхмәт белдерде. Үзенең чыгышында ул шулай ук бүгенге көндә махсус хәрби операциядә Ватан алдында изге бурычларын үтәгән якташларыбыз белән горурлануын әйтеп, аларның батырлыкларын ассызыклады, исән-сау булып, тизрәк гаиләләренә әйләнеп кайтуларын теләде.
Митингка җыелучылар яу кырларында ятып калган солдатларны бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәлкә чәчәкләр салдылар.
Бистә үзешчәннәре, укучылар көче белән әзерләгән концерт программасы да күңелләргә үтәрлек булды.
См. фото ниже в галерее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев