Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Җиңү бистәсе халкы Җиңү өчен көрәшкән батыр улын данлады Азнакай районы үз батырларын онытмый

Ватан иминлеге өчен гомерләрен биргән егетләр истәлегенә спорт ярышлары, очрашулар үткәрелә.

Шундый чараларның берсе - махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Азат Мөкъминов истәлегенә багышланган өстәл теннисы турниры - Җиңү бистәсендә узды.

Турнирны ачу тантанасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов, Азатның әти-әнисе Римма һәм Әлфис Мөкъминовлар катнашты. Эльвир Габдрахманов аларга батыр йөрәкле ул үстергәннәре өчен рәхмәт белдереп, сабырлык теләде. Сыйныф җитәкчесе Миләүшә Шәйхулова да укучысын җылы хатирәләр белән искә алды: - Азат турында кем генә сөйләсен, аның кешелекле, ярдәмчел булуын әйтми калмый, - диде ул. Турнирда Әгерҗе, Тымытык, Җиңү бистәсе, Актүбә, Сарлы, Югары Стәрле, Уразай, Митрәй спортчылары көч сынашты. Чара турында тулырак "Маяк" газетасыннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев