Азнакайда махсус операциядәге хәрбиләргә ярдәм итү өчен хәйрия концерты булды
Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында зур хәйрия концерты узды
Районыбызда олысыннан алып балаларга кадәр махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм күрсәтүне үз бурычы саный һәм мөмкин булганча моны эшли дә. Кичә Татарстан мәйданында узган зур хәйрия концерты да әнә шул ярдәм чараларының берсе иде.
Яугирләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылган әлеге игелек чарасының төп инициаторы һәм оештыручысы да райондашыбыз Илнур Галиуллин. Шимбә көнне ул татар эстрадасының һәм районыбызның 20 дән артык җырчысын бер сәхнәгә җыеп, әнә шундый зур хәйрия концерты үткәрде.
Халык аларның чыгышларын рәхәтләнеп тамаша кылды, күпләр егетләребезгә үзләреннән матди ярдәм күрсәтергә ашыкты.
«Хәйрия концерты оештырып, шул рәвешле егетләргә ярдәм итү теләге белән инде ярты ел янам. Барысын да уйлагач, ниһаять, тәвәкәлләдем. Миңа ышаныч белдергән район җитәкчелегенә, сүзне тыңлап, шушы концертта чыгыш ясарга риза булган, Азнакайга килгән җырчыларга, игелекле гамәлләр кылучы район халкына бик зур рәхмәт. Бүгенге чара - бердәмлек һәм патриотизмның якты чагылышы да ул», - ди Илнур Галиуллин.
Концерт барышында җыелган акчалар егетләребезгә ярдәмгә тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев