Азнакайда соңгы биш ел дәвамында балалар бакчалары арасында хәрби җыр һәм сафта бәйгесе уздырылып килә.
Җиңү бәйрәме алдыннан “Юбилейный” стадионында уздырылган әлеге чара быел да шәһәребездәге барлык мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрен берләштерде.
Аларны тәбрикләп, район башлыгы урынбасары Роза Галеева, хәрби комиссариат җитәкчесе урынбасары Рушан Йосыпов үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
Мәртәбәле жюри әгъзалары үз бәясен биргәндә командирның эшен, сафта йөрү алымнарының үтәлешен, җырны тиешле дәрәҗәдә башкаруны һәм конкурстантларның киемнәрен дә игътибарга алды.
Бу хакта тулырак – “Маяк” газетасында
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев