Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Азнакай районының Мәлбагыш авылында 3D принтер ярдәмендә төзелгән һәйкәл ачылды

Төзелеш эшләрен “Татнефть” җәмгыяте алып барган.

9 май – Җиңү көне уңаеннан, авылларда бәйрәм митинглары үза.  Мәлбагыш авылы халкы да Бөек Җиңүнең 80 еллыгын тантанлы төстә билгеләп узды. Митингта район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Татнефть» җәмгыяте генераль директорының сәнәгать төзелеше буенча урынбасары Альберт Нурмиев, генераль директор киңәшчесе Фәнзәт Исмәгыйлов, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Алмаз Фәритов, җирлек башлыгы Азат Әхмәтшин катнаштылар.

Шушы җирлектән фронтка туган илебезне фашистлардан сакларга 729 кеше киткән, 342 солдатка гына кире әйләнеп кайту насыйп була.

«Сугыш хатирәләре, изге җиребезне дошманнардан саклап көрәшкән якташларыбызның батырлыгы беркайчан онытылмас. «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» девизы астында сугышчыларга ярдәм иткән тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына, мең-мең рәхмәт әйтеп, алдыгызда баш иябез. Шушы матур тормышта озак еллар исәнлектә яшәргә язсын сезгә!» – диде үзенең чыгышында Марсель Шәйдуллин.

Быел биредә  Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл тулысы белән яңартылган. Ул 3D принтер ярдәмендә «басылган».

«Илебезгә Җиңү яулаган батырлар истәлегенә ачылган мондый монумент башка бер җирдәдә юк. Без аны монда “Мәллә” иҗтимагый-мәдәни үзәген төзи башлаганда төзелеш материалларын сынаганда ясый башлаган идек. Аның уникальлеге принтерда төзелүе генә түгел, архитекторлар элекке һәйкәлне дә “югалтмады”: без монда булган элмә такталарны, орденны яңарттык, В.Ленин бюстын да саклап калдык. Һәйкәлне төзегәндә кулланылган материал составында хәтта үзебезнең басуларда үстерелгән мискантус сүсе дә бар. Ул төзелеш материалын ныклырак итәргә ярдәм итте», – ди «Татнефть» компаниясенең социаль төзелешләр проекты җитәкчесе Алексей Деревянкин.

Барлык авылдашлар исеменнән чыгыш ясап, җирлек аксакалы Мансур Әхмәтшин соңгы елларда Мәлбагышта халык өчен төрле уңайлыклар тудырулары, авылда тормыш сыйфатын һәрдаим яхшыртулары өчен «Татнефть» компаниясе һәм район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Соңыннан җитәкчеләр авыл уртасында төзелгән паркта алмагачлар утырттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев