Азнакай егетләре Ватан алдындагы бурычларын лаеклы үтиләр
Кеше гомер буе хыяллар белән яши. Үскәч кем булырга, яхшы белгечлек сайлап, эшкә урнашырга, сәяхәт кылырга... Кеше язмышлары төрле булган кебек, аларның теләк-хыяллары да төрле һәм бер-берсенекенә охшамаган.
Ике меңенче еллар башында барган “Кадетство” сериалын карамаган, Суворов училищесы кадетлары Перепечко, Синицын, Макаровка, сокланмаган кеше сирәк булгандыр. Курсантларның маҗараларын һәркөн бирелеп күзәткән 10 яшьлек Илназ шул чорда ук хәрби булу турында хыяллана башлый. Дүртенче сыйныфны тәмамлаган яшүсмернең теләгенә әнисе Роза ханым да каршы килми, хуплый гына. Кайчаннан бирле Казан Суворов хәрби училищесына укырга керү хыялы белән янган, кинодагы кадетлар тормышы белән яшәгән Илназга авыр сынаулар да киртә булмый.
Биредә укуын тәмамлаганна соң, хәрби булу теләге аны Казан югары танк команда училищесына алып килә. Үз илеңне ярату, кирәк чакта аны яклау һәм саклау, ватанпәрвәрлек хисе аның инде канына сеңгән була. Шуңа укуын тәмамлаганнан соң килешү төзеп, махсус хәрби операциягә киткән Әлкәй егетенең бу адымына берәү дә аптырамый. Әнисе дә, кайгырмый түгел, кайгыра, әмма улы Суворов училищесына кергәннән бирле үзе дә солдатлар тормышы белән яшәгән Роза ханым улына үзенең фатихасын бирә.
Бүген Донецк өлкәсендә танк батальонында взвод командиры булып хезмәт итүче “Фара” позывнойлы курку белмәс якташыбыз кыска вакытлы ялга кайтты.
«Частьта хәрби рух бик көчле, барыбыз бер гаилә булып беттек. Бер-беребезне кайгыртып торабыз. Гуманитар ярдәм дә гел килеп тора, посылкалар да алабыз», – ди ул.
Гадәттә без хәрби кешеләрне, офицерларны “коры”, кырыс холыклы итеп күрергә күнеккән. Дистә елга якын шул мохиттә яшәсә дә, казарма, һәркөнне барган хәрби әзерләнүләр, өйрәнүләр, яудагы кыенлыклар да аның ихласлыгын җуя алмаган. “Фара”ның олы йөрәкле, миһербанлы булуы йөзенә үк чыккан. Ә аның әнисенә булган чиксез хөрмәте, мәхәббәте берни белән дә үлчәнми торгандыр. Үзенең газизенә булган ихтирамы һәм сүзендә, хәтта күз карашында чагыла.
«Әнине, аның мантыйларын, токмачлы ашларын, бигрәк тә ул ясаган сөтле чәйне өзелеп сагынып кайттым», – ди “Фара”.
Ул хезмәт иткән отрядта илебезнең төрле почмакларыннан килгән ир-егетләр хезмәт итә. Татарстаннан ул берүзе генә.
«Кеше нинди милләттән булса да, безнең максат уртак – куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәп чыгу, тизрәк җиңү», – ди ул.
Теләкләре чынга ашсын да, егетләребезнең туган ягыбызга исән-имин кайтуларын көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев