Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Азнакай авылларында солдатларга гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәләр

Мәсгут авылында “Солдатларга ярдәм” акциясе авыл халкы өчен бик кирәкле акция дип кабул ителде.

Бердәм рәвештә авыл мәдәният йортына җыйналып, “Өй токмачы” кисү оештырылды. Утыз килограмм токмач күз ачып йомганчы әзер булды. Шулай ук бу көнне авыл халкы көнкүрештә куллану әйберләрен дә китерделәр. Ирле-хатынлы Илсөяр һәм Илнур Габдрахмановлар башлап йөрүчеләр генә түгел, үзләре дә бу эштә актив катнаштылар.

Бу ярдәм акциясендә катнашкан Мәсгут авылы халкына чын күңелдән рәхмәт. Яхшыбай авылы халкының да бу изге эштән читтә каласылары килмәде. Пәнҗешәмбе көнне сәгать 12 дә Тәслия апа йортында “Солдатларга ярдәм” акциясе уздырыла. Барыбыз да бер теләктә: тизрәк илебездә тынычлык булып, көткән кешеләребез исән-сау нигезләренә әйләнеп кайтсыннар!

Гөлчәчәк Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев