Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Актүбә бистәсендә генерал Фатыйх Булатов истәлегенә һәйкәл ачылды

Бүген Иске Актүбәдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында узган тантаналы чарада данлыклы татар генералы, якташыбыз Фатыйх Булатовка һәйкәл ачылды.

Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында актүбәлеләрне Бөек Җиңү көне белән котлап, өлкән буынга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Солдат тормышының барлык баскычларын үткән һәм генерал дәрәҗәсенә җиткән Сукаеш авылы егете, илебезнең тугры улы булган Фатыйх Булатов белән горурлануын белдерде.

«Районыбызны данлаган шәхесләребез бик күп, без аларның берсен дә онытырга тиеш түгел. Фатыйх Гариф улы – Бөек Ватан сугышындагы күренекле генералларның берсе. Ул сугыштан соңгы гомер юлын яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә багышлый, без әнә шундый кешеләрдән үрнәк алырга тиеш», – диде район башлыгы.

Бәйрәмдә Фатыйх Гариф улының туганы – Атлас Булатов та бар иде. Үзенең чыгышында ул туганы белән бәйле хатирәләрен күңелендә яңартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев