Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Әгерҗе авылыннан сугышчыларга 2 мең пакет шифалы чәй әзерләп җибәргәннәр

Хәбәрчебез Гөлгенә Ибраһимова изге эштә катнашкан авылдашлары турында яза.

«Матур ямьле җәй айларында без шифалы хуш исле үләннәр җыеп калырга ашыгабыз. Шифалы үләннәр СВОдагы егетләребезгә барып ирешсен дигән уй-ният белән Әгерҗе авылы халкы мәдәният йортына ашыкты.

Белдерү булу белән үк кемдер акчалата, кемдер чәйләр белән, кемдер үләннәр, чәй тутыру өчен пакетлар белән ярдәм итте. Кемнәрдер булган чәйләрне берләштереп, тутырып, районыбыздан китәчәк гуманитар ярдәм өчен әзерләште.

Әлеге эштән балалар да читтә калмады. Чөнки бу эш башланган вакыт аларның көзге ялларына туры килде. «Тәрбияле каникул» дияр идем мин бу ялларны. Чәйләрне тутырганда, балалар зур горурлык белән авылдаш абыйларын искә алдылар, фикер алыштылар.

Барлыгы 1950 пакет чәй әзерләде авылым халкы.

Апалар, әбиләр, кызлар бөртеген дә чәчми-түкми, җиренә җиткереп әзерләде чәйләрне. Үләннәрнең ниндие генә юк анда: мәтрүшкә, тукранбаш, тау үләне, гөлҗимеш, бөтнек. Әлеге чәйне эчкәндә, егетләребез туган якларын искә төшереп, күңелләре җылынсын, исән-имин тизрәк туган җирләренә әйләнеп кайтсыннар...

Зур рәхмәт изге эштә катнашкан, үз өлешен керткән һәр кешегә, авылдашларга. Игелек җирдә ятмас, үз игелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын дигән теләктә калабыз», – дип сөйли үзенең хатында Гөлгенә Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев