Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Үзе артист, үзе почтальон

​​​​​​​Авыл җирендә бер генә һөнәр иясе булып булмыйдыр ул. Бигрәк тә хатын-кызга.

Ир хатыны буларак – хуҗабикә, балалар анасы буларак – тәрбияче, хөкүмәт эшендә – хезмәткәр. Мәндәй авылында яшәүче Земфира Шәфыйгуллина әле хөкүмәт эшен дә ике арбага җигелеп тарта: Чубар Абдул авылы почта бүлекчәсе начальнигы да, Мәндәй авылы мәдәният йортында художество җитәкчесе дә.

Азнакай кызы Мәндәйгә 1991 елда сатучы булып эшкә килә. Авыл егетләренең йокысын качырган ут янып торган сылукай Әхияргә гомерлек яр була. Яшь гаиләгә колхоз йортын да салып бирә. Ире – механизатор, үзе соңрак колхозда склад мөдире, учетчик булып эшли Земфира. 2006 елда мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә.

Артистлыкка укымаса да, коеп куйган сәхнә остасы ул: җырлый да, бии дә, спектакльләрдә иң комик рольләрне башкара. Мәндәйдә элек-электән клуб гөрләп торды, хәзер дә үз талантлары белән бәйрәм саен концерт оештыралар.

2010 елда Земфира почтальон эшен дә үз җилкәсенә сала, ике ел инде бүлекчә җитәкчесе.

– Матбугатка халык языла. Чубар Абдул һәм Мәндәй хуҗалыклары җитәкчеләре Габделәхәт Рәфыйков һәм Рафаэль Шәфыйгуллинга рәхмәт, алар үз хезмәткәрләрен район газетасына яздырмый калмыйлар, – ди ул.

Күмәк хуҗалыкның башка яктан да файдасын күрәләр.

– Үзебезнең ихатада сыер, үгезләр, казлар, чебешләр асрыйбыз. Хуҗалык исән булсын, терлек азыгы белән дә, техника белән дә ярдәм итәләр, – ди Земфира.

Шәһәр кызының авылга чат ябышып, тырышып гомер кичерүе сокландыра.

– Кечкенәдән авылны яраттым, гел әбиләргә кунакка кайта идем. Шуңа күрә үземнең тормышымны авыл белән бәйләгәнгә үкенмим. Мәндәйдә без инде стажлы киленнәр, үз кешеләр, – ди ул үзенең сәхнәдәшләрен – хуҗалыкның төрле тармакларында эшләүчеләрне дә күздә тотып.

Земфира җор телле, кулында ут уйната торган ханым. Ат өстендә ире белән көтү дә көткән, 16 ел машина йөртә. Ачык йөзле, бар яктан да уңган булганы өчен аны авыл халкы ярата.

Әхияре белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүген оныкларына куанып яшиләр.

– Көчебезнең ташып торган чагы, гөрләтеп эшләргә язсын! – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев