Тымытык авыл Сабан туенда хат ташучыларны бүләкләделәр
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Тымытык авыл Сабан туенда хат ташучыларны бүләкләделәр

Тымытык авыл җирлегенә керүче Тымытык, Әгер, Күктәк авылларына дүрт хат ташучы хезмәт күрсәтә.

Лимуза Юлтимирова – иң озак эшләүчеләрнең берсе. Райпо кибетеннән бирегә килүенә дә җиде елдан артык вакыт үткән. Бүген ул Тымытык, Әгер авыллары халкына газета тарата.

– Билгеле, башта үзем өчен таныш булмаган тармакта авыррак булган иде. Хәзер инде ияләндем, барысын да җайга салгач, эшләве рәхәт кенә, – ди бүлек алдынгысы.

Ләйсән Сабированың хат ташучы булып эшләвенә ике елдан арткан. Моңа кадәр колхозда, аннан кибеттә эшләгән авыл уңганы әлеге эшен дә бик яратып, намус белән башкара.

– Әлеге яртыеллыкта район газетасын 48 кешегә таратам, киләсе яртыеллыкта тагын да артачак, язылучылар бик күп, – ди ул. 

Авыл Сабан туенда хат ташучыларны бүләкләп тә киттеләр.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев