Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Почта бүлегендә эшләүче Розалия Саниева уңган хуҗабикә дә

Тату гаилә – бәхетле гаилә, ди халкыбыз. Сарлы авылында гомер кичерүче Саниевлар гаиләсе әнә шундыйлардан.

Бу гаилә бөтен гомерен туган авылына, җиргә багышлый.

– Шагыйрьчә әйткәндә, монда тудык, монда үстек, – ди Розалия Сани-ева.

Туган авылыннан ул мәктәптән соң тәрбиячелеккә укырга киткән вакытта гына аерылып тора.

Гаилә башлыгы Илнур абый шулай ук бу авылныкы, 30 ел хезмәт гомерен колхозга багышлаган булса, бүген ихатада күпләп мал асрауга керешкәннәр.

– Малларны ишәйттек, биш сыерыбыз, үгезләр бар. Сөтне хөкүмәткә тапшырабыз. Кош-кортлар да бихисап. Авылда яшәп, эшсез утырып булмый, – ди уңган гаилә.

Розалия Саниева – бүген почта бүлегендә хезмәт куя. Сарлыда вакыт-лы матбугатны да бик теләп укыйлар. 6-7шәр газета-журнал алдыручылар да бар икән.

Тормыш иптәше белән алар өч малай тәрбиялиләр. Хуҗабикәнең бу нигезгә килен булып төшүенә дә 27 ел вакыт үтеп киткән. Илнур абыйның әнисе Мөзәянә апа белән дус-тату гомер итүләренә күпләр көнләшерлек.

– Киленем юк минем, кызым гына бар. Килен белән каенана булып яшәмәдек, Аллага шөкер, бик матур торабыз, күзләр генә тимәсен, – дип сүзгә кушыла гаилә өлкәне.

Мөзәянә апа үзе дә 31 ел каенана белән яшәп, аның бәхиллеген алган кеше. Шуңа тормыш дигәнең аның үзен бүген әнә шулай зурлап, тыныч, матур тормышта яшәтә торгандыр да.

Розалия апа уңган хуҗабикә дә әле! Без килгәндә күпереп пешкән ипи исе бөтен урамга таралган иде.

– Кибеттә җаның ни тели, шул бар, әмма күңел җылысын биреп, кул белән баскан ипигә җитми инде, – ди авыл уңганы.

Гаилә – тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, Саниевлар кебек бер-береңне санлап, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев