Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Лилия Шәфыйкова 32 ел рәттән үз эшенә тугры калып, хат ташучы булып эшли

Бу турыда безгә актив хәбәрчебез Роза Галиәхмәтова язып җибәрде.

Соңгы елларда газета битләренә күз салсаң: әле бер урында, әле икенче урында почта бүлекчәләре ябылу турында укырга була. Бу хәзер гадәти күренеш кебек тоела башлады. Безнең Урманай авылында мондый нәрсә бер дә булмас кебек иде. Ләкин бу хәл безнең авылны да читләтеп узмады, почта бүлекчәсе җитәкчесез калды. Шулай да “Маяк” газетасы чыккан көннәрдә почта машинасы килеп, матбугатны почта бүлекчәсендә  калдырып китә. Ә почтаны кабул итүче, инде 32 ел үз хезмәтенә тугры калган авылдашыбыз, почтальоныбыз – Лилия Шәфыйкова. Аның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсендә генә почта бүлегенең ишегенә йозак эленмичә тора. Килгән почтаны кабул итеп алып барысын да барлаганнан соң, ул бер минутка да соңармый аны тарату эшенә керешә. Газета-журналлардан кала бөтен пенсия-субсидияләрне дә зур төгәллек белән хуҗасына җиткерә. Аның өстенә акча таратканда барлык төр түләүләрне дә җыеп, касса аппаратыннан уздырганнан соң, чекларын почта тартмасына салып та китә. Менә шушы төгәллегенә күзләр генә тия күрмәсен дибез. Үз эшен авыр булса да  бик яратып, намус белән башкара ул. Кешеләргә булган яхшы мөнәсәбәте, ачык йөзле, туры сүзле булуы белән дә аерылып тора дияр идем. Элек үзебезнең авылга гына хезмәт куйса, менә өч ел инде җирлеккә кергән Беренче Май авылы халкына да тарата. Ул аптырап тормый, ун чакрым ераклыкта булган ике араны  күп вакыт үзенең тимер аты – квадроциклы белән җилдерә. Ир-егетләр батырлыгы хас аңа. Иртә дип, кич дип тормый  һава торышының нинди булуына карамастан үзенең эшен башкара. Аның бервакытта да авырыксынганын, зарланганын  күрмәссең. Матбугатка язылу вакытын да искәртеп, ташламалы вакытта яздырып калырга тырыша. Менә шундый ул безнең Лилиябез. Аның халыкка күрсәткән тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә без почта бүлекчәсенең җитәкчесе юклыгын сизмибез. Аңа алдагы көндә дә үз эшеннән тәм табып, армый-талмый, шушы төгәллеген югалтмыйча, бары тик сәламәтлек белән, әле озак еллар авыл халкына хезмәт күрсәтүен теләп каласы килә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев