Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Югары Стәрле почтальоннары барысына да өлгерә

Югары Стәрле почта бүлекчәсендә бүген эшнең иң кайнаган чагы – вакытлы матбугатка язылу тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара.

Югары Стәрле, Түбән Стәрле, Чәкән авылларында 104 кеше “Маяк” газетасын алдыра.

– Киләсе яртыеллыкта да бу санны киметмәскә исәп, – ди элемтә бүлегендә эшләүче кызлар.

Бүлек җитәкчесе Дания Сәхапова, почтальон Алсу Хөҗҗәтова да үз эшенең чын осталары. Кайчан кермә якты йөз белән каршы алалар, газета-журналларны да халыкка үзвакытында тараталар. Район буенча “Маяк”ка яздыртуда ничәнче ел инде беренчелекне бирмиләр!

Дания Сәхапованың биредә эшли башлавына быел 12 ел була икән.

Тырыш хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан аңа авыл Сабан туенда район башлыгының Рәхмәт хаты һәм җирлек исеменнән бүләк тапшырылды.

– Хезмәтемне күреп, зур бәя биргәч, бик зур рәхмәт. Алга таба да шулай матур гына эшләргә язсын, – ди Дания апа Сәхапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев